ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Фәрит Мөхәммәтшин: Алдыбызда телне, мәдәниятебезне саклап калу бурычы тора

18 апрель 2018, 21:06 , Фото: Салават Камалетдинов

Фәрит Мөхәммәтшин: Алдыбызда телне, мәдәниятебезне саклап калу бурычы тора Республика җитәкчеләре белән "Дуслык күпере" фестивален киләсе елга да оештырырга сөйләштек, диде Парламент җитәкчесе.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале гала-концертында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Алдыбызда телне, мәдәниятыбезне саклап калу бурычы тора", диде.

"Безнең республикалар бүген бик авыр хәлләр кичерә. Алдыбызда телне, мәдәниятебезне саклап калу бурычы тора. Татар, башкорт яисә башка милләт халкы булсыңмы бу мәсьәләдә бердәм һәм бер булыйк. Ул очракта телне саклый алабыз, балаларыбызга калдыра алабыз. Бу безнең төп бурычыбыз. Ешрак очрашыйк, уртак фикергә килеп яшик. Күмәк булсак, теләкләребез чынга ашар", - диде Дәүләт Советы рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, республика җитәкчеләре "Дуслык күпере" проектын киләсе елга да оештырырга сөйләшкән. "Без җыр-моңа сусаганбыз икән. Бу проектны зур түземсезлек белән көтеп алдык. Мәскәү Кремль сараенда халык җыелып татар-башкорт җырларын тыңлады, рәхәтләнеп ял итте. Оештыручыларга, катнашучы артистларга зур рәхмәт. Элек дәррәү килеп мондый фестивальләр оештыра идек. Иң якын дуслар, туганнар очраша иде. Сабан туйларында, бәйрәмнәрдә бергә булдык. Фестиваль 11 олы шәһәрләрдә булып тулы заллар җыйды. Проектны оештырган Татарстанның Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды, Мәскәүнең “Globex Promotion” продюсерлык үзәгенә рәхмәт", - дип билгеләп узды Фәрит Мөхәммәтшин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10