ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Авыл

Теләчедә авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде

19 апрель 2018, 06:00

Теләчедә авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде Комиссия эшен тәмамлагач, максималь 40 балл мөмкинлектән 39 балл җыйган җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенә беренче урын бирелде.

(Теләче, 19 апрель,  “Татар-информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Районда авыл хуҗалыгы техникасының һәм тагылма машиналарның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр, дип яза район газетасы.

Махсус комиссия составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгын механикалаштыру бүлеге өлкән белгече Руфит Гарифҗанов, игенчелек бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәргать Зиннәттов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең авыл хуҗалыгын механкалаштыру буенча консультанты Илфар Баев, дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров, “Россельхозцентр”ның районара бүлеге җитәкчесе ИлдарГалиәхмәтов, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте баш инженеры Шәүкәт Котдусов, җаваплылыгы чикләнгән “Теләче-Агро” ширкәте баш инженеры Нургаяз Дәүләтшиннар эшләде.

Комиссия әгъзалары 7 хуҗалыкта 10 балл белән бәяләнүче машина-трактор паркларының, амбар хуҗалыгының әзерлеген, эш планнары булу-булмавын, тракторларның, тырмалау, тукландыру, чәчү, орлыкны биохимик препаратлар белән эшкәртү агрегатларының, чәчү комплексларының техник торышын, ремонт звеноларының составын, күчмә эретеп ябыштыру техникасын тикшерделәр.

Шулай ук чара барышында хезмәтне саклауга бәйле таләпләрнең үтәлешенә зур игътибар бирелде. 5 балл бәяләнүче бу өлештә инструктаж журналы, күрсәтмә әсбаплар белән җиһазландырылган хезмәтне саклау бүлмәсе, хезмәтне саклау буенча җаваплы белгеч булуы шарт. Шунысы сөенечле, узган ел районда язгы һәм көзге кыр эшләре вакытында бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән. Өченче өлештә - амбар хуҗалыклары эшчәнлегенә, язын чәчеләчәк орлыкларның торышына бәя бирелде. Моннан тыш, комиссия тарфыннан эшчеләрнең махсус кием белән тәэмин ителүе, аларның медицина тикшеренүе узу-узмавы, юыну урыннарының булу-булмавы һәм эш шартлары да исәпкә алынды.

- Тулаем алганда, техникалар да, механизаторлар да, бүгеннән басуга чыгарга әзер. Барысы да тиешле саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Булган җитешсезлекләрне һәр хуҗалыкта белгечләр алдында ассызыклап үттек. Моңарчы механизатрларыбыз да, техника да сынатмады. Язгы кыр эшләрен зур оешканлык белән башкарып чыгарбыз дип ышанып калам. Механизаторларыбызның эшлибез дип торуы, зур теләк белән януы күңелгә хуш килде. Аеруча мондый активлык, күңел күтәренкелеге җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Агролак” ширкәтләрендә күзгә ташланды, - дип белдерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, комиссия рәисе Ралиф Низаметдинов.
Бериш хуҗалыклапда техниканы ике сменада эшләтү күздә тотыла. Моның өчен мезанизаторлар да, техника да җитә ди алар.

Комиссия эшен тәмамлагач, максималь 40 балл мөмкинлектән 39 балл җыйган җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенә беренче урын бирелде. 38 һәм 37 балл белән икенче һәм өченче урыннарны җаваплыклары чикләнгән “Агролак” ширкәте белән “Игенче” ширкәтләре яулады. Шулай ук комиссия әгъзалары тарафыннан җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте, җаваплылыгы чикләнгән “Теләче-Агро” ширкәтенең Теләче үзәкләштерелгән бүлекчәсе, Ленин исемендәге һәм Субаш бүлекчәләренең әзерлеге уңай яктан билгеләп үтелде. 36 балл туплаган Сауш бүлекчәсенең әзерлеге аеруча мактауга лаек диелә район басмасында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10