ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗе районының “Яшь патруль“ активистлары урманны чистарттылар

19 апрель 2018, 07:00

Әгерҗе районының “Яшь патруль“ активистлары урманны чистарттылар “Татарстанның чиста урманнары“ табигатьне саклау акциясенә Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп укучылары да кушылды.

(Әгерҗе, 19 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре",  Миләүшә Ягъфәрова).Әгерҗе районының “Яшь патруль“ активистлары урманны чистарттылар. Республикада игълан ителгән “Татарстанның чиста урманнары“ табигатьне саклау акциясенә Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп укучылары да кушылды, дип яза җирле басма.

Әлеге икеайлык барышында урманчылар һәм укучылар һәр ел саен яшел байлыгыбызны саклау өлкәсендә бик зур эш алып баралар.

Сер түгел, халык ял итәргә яратса да, үз артыннан җыештырып китәргә гадәтләнмәгән әле бездә. Моңа Әгерҗедәге коррекцион-мәктәп интернатының 7 сыйныф укучылары, “Яшел патруль“ операциясе активистлары, урманчылар “Орешник“ ял итү паркына җыештыру өмәсенә чыккач тагын бер кат инандылар. Алар биредә табигатьне яратучы шәһәрдәшләр көздән калдырган капчык-капчык чүпне җыйдылар. Нәтиҗәдә, бер гектар мәйданнан көнкүреш калдыклары түктеләр.

Табигатьне саклау акциясе 25 июньгә кадәр дәвам итә. “Әгерҗе урманчылыгы“ хезмәткәрләре әгерҗелеләрне әлеге акциягә кушылырга чакыра. “Урманнарны, аның территорияләрен чистартуда сезнең ярдәмгә өметләнәбез, диләр алар.

 

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10