ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Авыл

Чирмешән районында яшәүче мини-трактор ясаган

19 апрель 2018, 05:00 , Фото: Кадыйр Гомәров

Чирмешән районында яшәүче мини-трактор ясаган Петр Андреев җыйган универсаль техникага бу көннәрдә эш күп булачак.

(Чирмешән, 19 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында яшәүче Петр Андреев  универсаль техника җыйган. Мәктәптә хуҗалык эшләре мөдире Петр Валентиновичның ГАЗ 51 машинасы һәм Т 40 тракторы детальләреннән әвәләнгән, ЛУАЗ тәгәрмәчләре кидерелгән мини-тракторын Лифан мотоблогы двигателе йөртә, ул бензин “яга“, дип яза җирле басма.

-Элек комбайнчы, тракторчы да булган Петр Андреев, техниканың нечкәлекләрен яхшы белә.

-Безгә мондый мобиль трактор бик кирәк иде, - ди остага шактый булышкан мәктәп директоры Юрий Апалаев. -Менә бүген, арба тагып, аның белән чүп-чар түгәргә исәп. Кышын кар да төрттереп карадык. Кушканны эшли үзе.

Андреев тракторы ярдәмендә мәктәп яны участогында бәрәңге чәчәргә, аның төбен өяргә, җир эшкәртергә, үләннәр чабарга да планлап торалар, кирәкле тагылма агрегатлары, җайланмалары бар.

-Минем өйдә шундыйрак, әмма бераз куаәтлерәк, зуррак бер трактор инде дүрт ел хезмәт итә, - ди 58 яшьлек Петр Валентинович. -Аны да иске-москыдан – ГАЗ 51 машинасы, Т 40 тракторы частьләреннән җыйдым. Урынны күп алмый, соляркадан эшли.

Мәктәптәге яңа – иске тракторны кабызып, гараждан чыгардылар. Тимерне ничек кенә бормаганнар монда, бөтен борылышта, почмакта эзләре-җөйләре күренеп тора. Буяп куйгач, алар алай ук күзгә чалынмаячак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10