ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Алабугада Бөтенсоюз хоккей турнирында җирле команда икенче урынны алды

19 апрель 2018, 02:00

Алабугада Бөтенсоюз хоккей турнирында җирле команда икенче урынны алды Нәтиҗәдә, Чабаксар хоккейчылары “алтын”га ия булды, Алабуганың “Көмеш бүреләр”е “көмеш”, Киров командасы “бронза” алды.

 (Алабуга, 19 апрель, "Татар-информ", "Алабуга нуры", Эльвира Вәлиева). Үткән ялларда Алабугада Космонавтлар көненә багышланган Бөтенсоюз хоккей турниры булды, дип яза җирле басма.

Боз сараеның хоккей мәйданчыгында Россиянең 6 шәһәреннән: Алабуга, Әлмәт, Кукмара, Саратов, Чабаксар һәм Кировтан килгән яшь хоккейчылар көч сынашты. Турнир өч көн барды һәм 15 уен узды.

Нәтиҗәдә, Чабаксар хоккейчылары “алтын”га ия булды, Алабуганың “Көмеш бүреләр”е “көмеш”, Киров командасы “бронза” алды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10