ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Җәмгыять

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика идарәсе юлларда сак булырга чакыра

19 апрель 2018, 09:31 , Фото: Рамил Гали

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика идарәсе юлларда сак булырга чакыра Томан шартларында транспорт йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә игътибарлы булырга тиеш, дип кисәтә министрлык идарәсе.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Казанда куе томан 10.00 сәгатькә кадәр торачак, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Татарстанда яшәүчеләргә табигатьтә озак йөрүдән баш тартырга, шулай ук балалар һәм өлкән кешеләргә игътибарлы булырга киңәш итә.

Автомобиль йөртүчеләргә үз техникасының төзек булуын тикшерергә һәм хәрәкәт итү өчен куркынычсыз тизлек сакларга киңәш ителә. Җәяүлеләргә урам аша чыкканда игътибарлы булу, яктыны кире кайтара торган киемнәр яки элементлар куллану зарур.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10