ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда чүп яндыру заводы төзелешенә каршы булучылар референдум үткәрергә тәкъдим итте

19 апрель 2018, 09:53 , Фото: kzn.ru

Казанда чүп яндыру заводы төзелешенә каршы булучылар референдум үткәрергә тәкъдим итте Торак-коммуналь хуҗалык комитетына очрашуга килгән активистлар калдыкларны юкка чыгару буенча күпсанлы идеяләр җиткерде.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитетында калдыклар белән эшләү буенча эшче төркем икенче очрашуга җыелды. Анда Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы төзелеше мәсьәләсе буенча референдум үткәрергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу тәкъдимне юрист һәм эколог Роза Фәрдиева белдерде. Очрашуга килгән активистлар референдум үткәрүгә әзерлекне башлау өчен тавыш бирделәр.

Шулай ук башка идеяләр булды. КФУ профессоры Йосыф Азимов бу мәсьәләне хәл итәргә галимнәрне катнаштырырга киңәш итте. Ул полимер калдыкларны ягулык итеп эшкәртү мөмкинлеген искәртте. Гомумән алганда, очрашуда катнашучылар шәһәр вузларының фәнни потенциалын кулланырга кирәклеге белән килештеләр.

Активист Антон Голубков чүп-чарны аерым җыю өчен инфраструктураны үстерергә, муниципаль учреждениеләрдә терекөмешле лампалар кулланудан баш тартырга һәм тараларга бердәм стандарт кертергә тәкъдим итте.

Шулай ук бер кулланылышлы пластик савыт-сабадан баш тарту, чүп калдыклары мәсьәләсен хәл итү өчен җитештерүчеләрне һәм сатучыларны җәлеп итү турында да тәкъдимнәр булды. Пластик савыт-сабаны крахмалдан ясалганга алыштыру мөмкинлеге турында “Салават күпере” торк комплексында яшәүче Камил Сираев, ә чүп-чарны эшкәртү өчен бизнесменнарны җәлеп итү турында активист Гүзәл Хәлилова белдерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10