ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов һәм А.Фурсенко Россия венчур форумы кысаларында проектлар белән танышты

19 апрель 2018, 10:36 , Фото: Гарифуллина Гөлнар

Р.Миңнеханов һәм А.Фурсенко Россия венчур форумы кысаларында проектлар белән танышты
Рәсми затлар форум ачылышында катнашты.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Россия венчур форумы кысаларында Казанның "Корстон" комплексында югары технологияләр өлкәсендә проектлар экспозициясе ачылды. Аның белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, "Россия венчур компаниясе" җәмгыяте генераль директоры Александр Повалко, Россия венчур инвестицияләре ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконен һәм башка рәсми затлар таныша.

Проектлар медицина, медиа, спорт өлкәләренә кагылышлы. Алар нигездә блокчейн технологияләренә корылган.

Күргәзмәне карап чыгар алдыннан, Рөстәм Миңнеханов, Андрей Фурсенко һәм мәртәбәле кунаклар Россия венчур форумын ачып җибәрде. Әйтергә кирәк, Казанда чара 2005 елдан бирле үткәрелә. Татарстан Президенты форумда катнашучылар саны елдан-ел артуын билгеләп узды. Ул форум уздыру идеясен гамәлгә ашыруда заманында Андрей Фурсенко булышканын әйтте. "Бу - аралашу, танышу өчен яхшы мәйданчык. Без бүген башкара торган эшләр - республикабыз һәм илебез өчен бик әһәмиятле", - диде.

Андрей Фурсенко форум гамәлгә куела башлаганда ук билгеләнгән традицияләрнең бүген дә үтәлүен белдерде. "Бу бүген бирегә җыелган кешеләр саныннан да күренә. Әгәр 13 ел элек бүген күргәннәрне күрсәк, барысы да шәп дип уйлар идек. Бүген исә тагын да күбрәккә ирешергә телибез. Тагын 10-15 елдан күрәчәк әйберләр дә әлегә җитәрлек түгел диярбез, мөгаен. Әйдәгез, алдыбызга югары максат-бурычлар куйыйк һәм шуларга омтылыйк", - дип мөрәҗәгать итте ул.

Альбина Никконен елдан-ел күргәзмәдә тәкъдим ителүче компанияләр профессиональ була баруын билгеләп узды. "Моны комиссия дә, экспертлар да күрә, бу куандыра. Хезмәтебез бушка түгел, димәк", - ди ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10