ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Иваново Сабан туе июльнең беренче атнасына билгеләнгән

19 апрель 2018, 11:28 , Фото: соцсети

Иваново Сабан туе июльнең беренче атнасына билгеләнгән Быел Иваново өлкәсендә милли бәйрәм 25 нче тапкыр үткәреләчәк.
(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). Иваново Сабан туе быел июльнең беренче атнасына билгеләнгән. Иваново "Нур" татар яшьләре берлеге хәбәр итүенчә, милли бәйрәм 7 июль көнне Степанов паркында узачак. 
 
Программада спорт ярышлары, милли көрәш, балалар өчен уеннар каралган. Шулай ук татар милли ризыкларыннан авыз итәргә мөмкин булачак. 
 
Быел Иваново өлкәсендә Сабан туе 25 нче тапкыр үткәреләчәк. Узган елгы бәйрәмне оештыруда Татарстанның Тәтеш районы катнашкан иде.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10