ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган
Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан мөфтие Германия телеканалына: Дин безнең яшәү рәвешенә әверелергә тиеш

Җәмгыять

Ял көннәрендә Үзәк Россиядә бураннар көтелә

19 апрель 2018, 14:00 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Ял көннәрендә Үзәк Россиядә бураннар көтелә Урыны белән кар катламы 15 сантиметрга кадәр җитүе көтелә.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). Ял көннәрендә Үзәк Россиядә бураннар көтелә. Россия Гидрометеорология үзәге Үзәк федераль округ кешеләрен көчле кар яву турында кисәтә.

21 һәм 22 апрельдә Үзәк Россиянең күпчелек өлкәләрендә көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге 15-22 м/с ка кадәр артачак.

Синоптиклар Үзәк федераль өлкәнең төньягында, Мәскәү өлкәсендә карлы яңгыр булачак дип фаразлый. Урыны белән кар катламы 15 сантиметрга кадәр җитүе көтелә.

Якшәмбе көнне төнге температура минус ике градуска кадәр төшү ихтимал. Көндез икедән сигез градуска кадәр җылы булу көтелә. Дүшәмбегә каршы төндә температура алты градус салкынга кадәр төшәр дип фаразлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10