ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумында: Иң мөһиме, сабырлык, эзлеклелек булырга тиеш

19 апрель 2018, 13:50 , Фото: архив

Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумында: Иң мөһиме, сабырлык, эзлеклелек булырга тиеш "Елдан-ел дөрес юлда булуыбызга инанабыз", - ди Президент.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Венчур индустриясендә эшләгәндә, иң мөһиме, сабырлык, эзлеклелек булырга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Россия венчур форумы пленар утырышында шулай дип белдерде.

"Без зур юл уздык. Елдан-ел дөрес юлда булуыбызга инанабыз. Без вазгыятьне үзгәртү өчен яңа мөмкинлекләр эзләдек, шуңа күрә шушы эшне башладык. Татарстан куәтле мәгариф системасы, сәнәгате үсеш алган зур төбәк. Шушы система бербөтен экосистема булып эшләргә тиеш. Без әле еракка китмәгәнбездер, әмма ниндидер карарлар инде бар. Иң мөһиме - сабырлык, эзлеклелек булырга тиеш. Безнең эшләр шушы юнәлештә бара", - дип Президент Мәскәү җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде. "Без үзебез генә бу мәсьәләне хәл итә алмас идек. Бу Татарстан периметры гына түгел, гәрчә без үзебезнең карарлар белән урындагы бурычларны гына хәл итәргә тырышабыз. Бүген Мәскәү, Петербургтан да проектларны күрдем. Бу бик шәп, димәк, бу мәйданчык кирәк. Иннополисны алсак та, күптән түгел генә төзи башладык кебек, ә инде күпме кызыклы проектлар", - ди Рөстәм Миңнеханов.

"Электрон мәктәпне керткәндә, укытучылар юк иде, өлкән сыйныф укучылары IT-фәнне укыттылар. Барысы да яхшы бит. Иннополис, "Сколково" үсештә. Бу потенциал бизнес файдасына эшләргә тиеш. Кешеләр акча эшли алуларын аңларга тиеш. Яшьләр генә рискка бара ала. Яшь кеше ул кыенсынып тормый, ул алга хәрәкәт итә, ә без аңа шартлар тудырырга тиеш", - диде Президент.

Аның фикеренчә, форум эшен уңышлы дип бәяләргә була. Ул Татарстан тарафыннан ярдәм булачагына ышандырды. "Безнең партнерлар актив хезмәттәшлек итәр дип ышанам. Уңышсыз проектлар күп булачак, әмма куркып туктап калырга кирәкми, бу нормаль күренеш", - диде. Президент форумда катнашучыларга, оештыручыларга, төбәкләрдәге, чит ил партнерларына рәхмәтен җиткерде.

"Бүген миңа күрсәткән проектларның 90 процентын министрлыклар һәм ведомстволарга кулланып карарга йөкләмә бирдем. Беркем белмәгән җайланмалар бар. Мин Татарстан Республикасы сайты эше өчен дә җитми торган әйберләрне күрдем. 5 ел элек кенә әле кайбер проектлар әллә ни ис китәрлек булмаса да, кешеләрне хупларга тырыштык. Беренче елларда бөтенләй мәгънәсез әйберләр иде. Бәлки, барысы да үтмәс, әмма минемчә, дөрес итеп төзесәң, проектларның 80 проценты нәтиҗәле. Һәр чара, форумны максималь файдаланырга кирәк. Бүген тәкъдим ителгән күп кенә әйберләр гамәли характерда. Бу проектларны контрольгә алу кирәк. Тулаем алганда, бурыч үтәлде дип саныйм, бөтен серләрегезне ачмадыгыз, алга таба да сезнең серләрегезне белү юнәлешендә эшләрбез", - дип шаярту белән тәмамлады Миңнеханов чыгышын. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10