ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Университетлар җиренә җиткереп эшләми - Татарстан Президенты

19 апрель 2018, 13:57 , Фото: архив tatarstan.ru

Университетлар җиренә җиткереп эшләми - Татарстан Президенты "Һәр мөгаллим, профессор лекция укырга түгел, фән, эзләнүләр белән шөгыльләнергә тиеш", - диде ул.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Университетларның җиренә җиткереп эшләмәвен күрәм - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумы пленар утырышында шулай дип белдерде.

"Берничә проект кына кертәсез, ә төп массив университетларда булырга тиеш, әлегә бу күренми. Сезне селкетә алсак, эшебез тагы да алга китәчәк дип уйлыйм. Без үзебезнең казанда гына кайнарга тиеш түгел, хәрәкәтләнергә, базарлар эзләргә кирәк. Әгәр үзеңә базар тапсаң, теләсә нинди проект уңышлы булачак", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, университетларда эшләүчеләр лекция укудан тыш, дәүләт өчен дә файдалы эшләр башкарырга тиеш. "һәр мөгаллим, профессор фән, эзләнүләр белән шөгыльләнергә тиеш, лекция укырга түгел. Шушыны үзгәртә алсагыз, безнең университетлар новацияләрне формалаштыру үзәкләре булачак. Шундый бурычны куярга кирәк", - диде Президент. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10