ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган
Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан мөфтие Германия телеканалына: Дин безнең яшәү рәвешенә әверелергә тиеш

Спорт

Казанда Дөнья чемпионаты матчларына 10 мең сумнан арзанрак торган билетлар сатылып беткән

19 апрель 2018, 14:37 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казанда Дөнья чемпионаты матчларына 10 мең сумнан арзанрак торган билетлар сатылып беткән Хәзерге вакытта Казанда узачак дүрт матчның өчесенә генә билет табарга мөмкин.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Казанда 2018 елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларының өченче һәм дүртенче категорияләрдәге барлык билетлары да сатылып беткән. Бүгенге көндә Халыкара Футбол федерациясенең (FIFA) рәсми сайтында Казан матчларына 9 мең 900 сум торган билетлар гына табарга мөмкин.

Мундиаль матчларына билетлар сатуның соңгы этабы 18 апрельдә башланды, ул чемпионат тәмамланганчы дәвам итәчәк, билетларны исә FIFA сайтында сатып алырга була. Хәзерге вакытта Казан матчларына иң очсыз билетның бәясе 9 мең 900 сум тәшкил итә. Иран-Испания һәм Германия-Көньяк Корея матчларына шуның кадәр акча чыгарып салырга туры киләчәк. Польша һәм Колумбия җыелма командалары арасындагы очрашуга исә билетлар бөтенләй калмаган. Франция-Австралия матчына 12 мең 600 сумга билет юнәтергә мөмкин әле. Шуннан да арзанрак билетлар инде сатылып беткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10