ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

ИЯЛИ: Татар әдәбиятын таныту өчен, әдәбият текстологиясе буенча теоретик хезмәт кирәк

19 апрель 2018, 17:00

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты халык авыз иҗаты әсәрләренең 25 томлыгын әзерләүдәге проблемаларны тикшерде.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Гафурова). Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында халык авыз иҗаты әсәрләренең 25 томлык, Галимҗан Ибраһимовның 15 томлык басмасы нәшер итү мәсьәләләре каралды. Әлеге утырышның максаты булып шушы китапларны бастырып чыгарганда туарга мөмкин булган һәм моннан алда басылган китапларны фәнни-текстологик яктан әзерләгәндә туган кыенлыкларны хәл итү торды. Утырышта татар әдәбиятын ничек дөньякүләм дәрәҗәдә танытырга дигән сорау күтәрелде.

“Шигырьдәге аңлаешсыз сүзләрне кулланылыштагыларына алмаштырыргамы яки астөшермәләрне калдырыргамы?” - дигән сорау куелды. Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар академик басмадагы текстка төп шарт - нөсхәлек, һәм аны үзлегеннән төзәтергә берәүнең дә хакы юк дигән фикергә килде.

“Татар әдәбиятының дөньякүләм әдәбият янында дәрәҗәсен күтәрәсебез килә икән, аны мөмкин кадәр яктыртырга, танытырга кирәк,” – дип саный институтның текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Зөфәр Мөхәммәтшин. Ә моның өчен, аның уйлавынча, татар әдәбияты текстологиясе буенча теоретик хезмәт булдырылырга тиеш.

З.Г.Мөхәммәтшинның чыгышы классик әдипләрнең күптомлыкларын төзүдәге үзенчәлекләр турында иде. “Язучыларга калыплар бармый, - диде ул. – Һәркемнеке үзенеке генә”. Шуңа да карамастан, академик басмалар әзерләгәндә авторлыкны билгеләү дә уңайсызлыклар китерергә мөмкин, чөнки бер үк псевдонимны берничә кеше кулланган очраклар күзәтелә. З.Г. Мөхәммәтшин әйтүенчә, андый очракларда текстны әзерләүченең авторны яхшы белүе, текстологик сиземләве, интонацияне тоя белүе ярдәм итә, шуңа мондый кешегә төп таләпләр булып интуиция, эрудиция һәм иҗади эшли белү тора.

Лексикография бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Р.Т.Сәфәров басмаларны әзерләгәндәге орфография һәм транслитерация мәсьәләләрен тикшерде. Инфинитив кушымчаларының, ике төрләнелешле фигыльләрнең, алынма сүзләрнең төрле язылышы тудырган кыенлыклар каралды.

“Татар халык авыз иҗатын академик басма итеп чыгару – ул чор таләбе,” – ди шул ук институтның халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре Л.Х.Мөхәммәтҗанова. Аның фикеренчә, мондый академик басма “чәчелеп-таралып яшәүче татар халкының авыз иҗатын бергә туплап, мөмкин кадәр тулы итеп” төзелергә тиеш. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10