ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Алия Мостафина, спортка кайткач, Казанда беренче җиңүен яулады

19 апрель 2018, 17:47 , Фото: Салават Камалетдинов

Алия Мостафина, спортка кайткач, Казанда беренче җиңүен яулады   23 яшьлек спортчы өчен бу ярышлар баласы туганнан соң беренчесе булды.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Алия Мостафина Казанда уза торган Россия чемпионатында  хатын-кызлар турнирында “Мәскәү – 1” командасы составында алтын медальләр яулады. Бу хакта RT хәбәр итә.

Алия Мостафина, Виктория Трыкина, Дарья Спиридонова, Ульяна Перебиносова, Варвара Зубина һәм Ангелина Симкова,  бергәләп, 218,228 балл җыйды.

23 яшьлек Мостафина өчен бу ярышлар баласы туганнан соң беренчесе булды. 2016 елда ул карьерасын туктатып торуын хәбәр иткән иде, ә 2017 елның сентябрендә күнекмәләрен яңадан башлаган.

Элегрәк спортчы кыз Казандагы Россия чемпионаты аның карьерасында иң мөһиме булачагын әйткән иде.

Команда турнирында икенче урынны - Үзәк федераль округ командасы (210,261 балл), өченче урынны “Мәскәү – 2” (199,861 балл) яулады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10