ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда аз билгеле татар скульпторы Әлфиз Сабировның күргәзмәсе Парижда ачыла

19 апрель 2018, 17:17 , Фото: Әлфиз Сабиров коллекциясеннән

Казанда аз билгеле татар скульпторы Әлфиз Сабировның күргәзмәсе Парижда ачыла Әлфиз Сабиров тумышы белән Пермь шәһәреннән.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар скульпторы Әлфиз Сабировның Парижда «Миллион еллар» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачыла. Бу хакта автор үзе хәбәр итә. «I-Gallery. Intelligence» галереясендә ачылачак күргәзмәгә рәссамның бронзадан ясалган 30дан артык эше куела.

Галерея шәһәр үзәгендәге затлы галереялар зонасына, Сенаның уң як ярына – Лувр каршысында урнашкан. Күргәзмә 3 – 28 май көннәрендә эшләячәк.

“Әлфиз Сабиров белән без 2017 елда Бакый Урманче премиясе лауреатлары булган идек, - ди сәнгать белгече Динә Әхмәтова. – Ул Пермьнән. Этник татар булгач, аның Татарстанга якынаясы килә. Әмма монда аны бик белмиләр. Гел Парижда гына йөрергә димәгән бит инде. Татарстанда танылсын иде”.

Әлфиз Сабировның Казанда бер тапкыр да күргәзмәсе булганы юк.

“Сабиров иҗатында өстенлекле тема – авторның шәхси мифологиясе, ә илһамны ул татар риваятьләреннән ала. Аның иҗатында таныш элементлар табабыз. Ул, балачак хатирәләреннән калган образларга таянып, катлаулы төзелешле таныш образлар иҗат итә. Һәр сын үзенчәлекле, уникаль һәм гаҗәеп. Скульптураларны карап, аларда серлелек барын, табышмак яшеренүен тоемлыйсың. Ул башка дөньядан килгәндер кебек”, - дип яза аның турында сәнгать белгече Виктория Котдусова.

Әлфизне еш кына Даши Намдаков белән дә чагыштыралар. Дашины бурят мәдәнияте илһамландырса, Әлфиз үзенең иҗатында татар мәдәниятеннән илһам алуын искәртә.

Мәгълүмат өчен. Әлфиз Сабиров Россиянең И.Глазунов исемендәге академиясен тәмамлаган. Ул Уралда, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә төрле күргәзмәләрдә катнашып, танылып килә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10