ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бердәм Россия” партиясенең проект эшчәнлеге халыкта хуплау тапты

19 апрель 2018, 19:18 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бердәм Россия” партиясенең проект эшчәнлеге халыкта хуплау тапты     Партия проектлары буенча комиссия утырышында бердәмроссиялеләр яңа юнәлешләр буенча фикер алышты.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Дәүләт Советында “Бердәм Россия” партиясенең Төбәк сәяси советының Партия проектлары буенча комиссия утырышы булып узды. Анда бердәмроссиялеләр партия проект эшчәнлегенең яңа юнәлешләре буенча фикер алышты. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Төбәк сәяси советы сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, проект эшчәнлегенә зур игътибар бирәбез, диде. Республиканың Дәүләт Советы рәисе партия эшендә федераль финанслау һәм төбәк ярдәмендә яхшы форма табылды, ә иң мөһиме – ул халыкта җавап тапты, дип билгеләп үтте.

Хәзерге вакытта Татарстанда 13 федераль һәм 6 төбәк партия проекты тормышка ашырылып килә. “Шәһәр мохите” һәм “Кече шәһәр парклары” федераль проектлары республика тәҗрибәсе нигезендә эшләнде. Соңрак алар “Шәһәр мохите” проектына берләштерелде һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берләштерелгән проектның Иҗтимагый советын җитәкләде.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, республикада “Тарихи хәтер”, “Бакчачы йорты – гаилә терәге”, “Балалар спорты”, “Җирле мәдәният йорты”, “Үсеш локомотивлары” һәм башка проектлар яңа сулыш алды. “Барлык партия проектларын томышка ашыру буенча бурычлар бик җитди, чыгымлы. Шунлыктан без партия активына, шул исәптән муниципалитетларга өмет баглыйбыз”, - диде ул.

“Бердәм Россия” партиясенең Төбәк сәяси советы сәркатибе кайбер проектларның яңарачагын кире какмады. Һәрхәлдә, шундый эш федераль дәрәҗәдә бара. Ул бүгенге көндә алып барылучы проект эшчәнлегенә каршы килми.Хәзерге вакытта Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы нигезендә гамәлгә куелучы проектларны җайга салуда дискуссия бара. Нәтиҗәдә, төбәкләрдәге фикер алышу мәйданнарыннан кергән тәкъдимнәр “Бердәм Россия 2026” Федераль партия конференциясенә тәкъдим ителергә тиеш”, - диде.

Партия конференциясе 18 – 19 майда узачак, анда Татарстаннан булган тәкъдимнәр яңгыраячак.

Бүгенге Партия проектлары буенча комиссия утырышында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук “Законнарны бергәләп язабыз” парламент проектында актив катнашырга чакырды. Ул проект ике ай элек тәкъдим ителгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10