ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Фән һәм мәгариф

Татарстан укучылары Италиядә математика олимпиадасында җиңгән

19 апрель 2018, 20:14

Россия җыелмасында Татарстаннан ике укучы – Чаллы һәм Казан кызлары катнашкан.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Татарстаннан ике укучы Россия җыелмасына кергән һәм команда кызлар катнашындагы VII Европа математика олимпиадасында җиңгән. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Флоренциядән алтын медальләр белән кайткан җыелма дүрт кешедән тора. Аңа Казаннан Диана Гайнетдинова (7нче гимназия)  һәм Чаллыдан Элина Телешева (26нчы гимназия) кергән.
Россия җыелмасын Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева котлаган.

“Безнең җыелма команда, дүрт алтын яулап, максималь нәтиҗә күрсәтте. Мин кызларны һәм аларның тренерлары Назар Агахановны Италиядә узган олимпиададагы уңышлары белән котлыйм. Һәр катнашучы алдында талантларын үстерерлек зур юл торуына ышанам”, - дигән ведомство башлыгы.

Кызлар катнашында гына уздырылган олимпиадада 52 ил укучылары катнашкан.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10