ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Васил Шәйхразиев “Лидерлар мәктәбе”ндә яшь хәбәрчеләр белән үз тиңнәре кебек аралашты

19 апрель 2018, 21:39 , Фото: http://tatar-congress.org

Васил Шәйхразиев “Лидерлар мәктәбе”ндә яшь хәбәрчеләр белән үз тиңнәре кебек аралашты “Лидерлар мәктәбе” - “Ялкын” журналында шактый еллар элек башланган һәм яңа баш мөхәррир Илназ Фазуллин тарафыннан яңартылган проект.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Бүген Васил Шәйхразиев “Лидерлар мәктәбе” проекты кысаларында балалар басмасының активистлары, штаттан тыш хәбәрчеләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Министрлар Кабинетында узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәрендә әйтелә.

“Лидерлар мәктәбе” - “Ялкын” журналы тарафыннан инде шактый еллар элек башланган һәм узган елда яңа баш мөхәррир – Илназ Фазуллин килү белән кабат яңартылган проект.

Очрашуга “Ялкын”ның яшь корреспондентлары республиканың төрле районнарыннан — Яшел Үзән, Арча, Кайбыч, Норлаттан һәм Казаннан килгән иде. Алар - сәләтле, укуда да тырыш, иҗтимагый тормышта да актив булган 6 укучы. Һәркайсының үз максатлары, омтылышлары, хыяллары бар. Яшьләр хәзерге вакытта тормышта үз урыннарын табарга, шәхес булып формалашырга омтыла. Аларның әле күбесе киләчәктә үзләренең журналист булачакмы-юкмы икәнлекләрен төгәл белми, шулай да бүген алар үзләрен шушы һөнәрдә сыный. Бу исә алар тормышында билгеле бер этап, билгеле бер тәҗрибә булачак.

Васил Шәйхразиев белән очрашуга килгән егет-кызлар әле мәктәп укучылары гына булсалар да, алар инде фикер йөртә белә. Премьер-министр урынбасары үзе дә моңа аерым игътибар юнәлтеп, яшь журналистлар белән үз тиңе кебек аралашты.

Васил Шәйхразиев үз туганнарыңа, якыннарыңа ихтирамлы, гаиләдә ярдәмче, ә гаилә “копилкасына” үзеңнән өлеш кертүче булырга кирәклеген ассызыклады. Уку чорында малай-кызлар тырышып укырга, белем алырга тиеш. “Уку – ул аларның төп эше. Дүрткә-бишкә укый икән, бу укучы үз эшен яхшы башкара дигән сүз, икеле-өчле алып кайта икән, димәк, үз эшен начар башкара һәм ул бу гаиләнең тормозы булып тора”, диде ул.

Очрашу фотога төшү һәм “Лидерлар мәктәбе” катнашучыларына бүләккә китаплар тапшыру белән тәмамланды. Аннары булачак журналистлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасы белән танышты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10