ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мамадышта Мансур Шиһапов истәлегенә багышланган бәйгедә яшь иҗатчыларны бүләкләделәр

20 апрель 2018, 10:38 , Фото: Гөлгенә Шиһапова

Мамадышта Мансур Шиһапов истәлегенә багышланган бәйгедә яшь иҗатчыларны бүләкләделәр Конкурсны фаҗигале рәвештә 39 яшендә вафат булган Түбән Яке авылы укытучысының кызы - журналист Гөлгенә Шиһапова оештырды.

(Казан, 20 апрель “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). 18 апрельдә Мамадыш районы Түбән Яке авылы укытучысы Мансур Шиһаповка багышланган беренче республикакүләм конкурста җиңгән яшь иҗатчыларны бүләкләделәр. Җиңүчеләр диплом, акчалата премиягә лаек булды.

Конкурста барлыгы 30 эш каралган. Татарстанның төрле төбәкләреннән мәктәп укучылары, студентлар үзләренең шигырьләрен, хикәяләрен, әкиятләрен җибәргән. Түбән Кама, Биектау, Алабуга, Казан, Мамадыш, Лениногорскидан да язмалар кабул ителгән.

Бәйрәмне Түбән Яке мәктәп директоры Шарифуллин Айрат Миңнулла улы башлап җибәрде. Чара ике өлештән торды, беренче өлешендә мәктәп балалары концерт номерлары куйды, икенчесендә конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Мансур Шиһаповны искә алырга Арча педагогия көллиятендә 21 ел директор булып эшләгән, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Илдус Сәгъдиев һәм физкультура укытучысы Ягъфәр Шәмиев тә килде. Кунаклар Мансур Шиһапов турындагы хәтирәләре белән уртаклашты. “Мансур Шиһапов тыйнак, сабыр, иҗат сөючән булуы белән аерылып торды. Барча эшкә өлгереп, кешеләргә ярдәм сораганда беркайчан да кире какмады.” – дип сөйләде Илдус Сәгъдиев.

Бәйрәмнең икенче өлешен Мансур Шиһаповның кызы - “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Гөлгенә Шиһапова башлап җибәрде. “Бәйгегә куркып тотындым дип әйтә алмыйм. Күңелдә ышаныч белән тотындым әлеге эшкә. Катнашырлармы икән, конкурска эшләр килерме икән дигән борчуым гына булды. Бәйге оештыру идеясен КФУның татар журналистикасы кафедрасы бүлеге мөдире Васил Гарифуллин һәм “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Рәсимә Галиева бирде”, – диде ул.

“Танылган, җәмгыять өчен тырышкан кешеләрне онытмыйлар. Алар тарих битләренә кереп кала. Ә гади, үз эшен яраткан, кешеләргә һәрдаим ярдәм иткән, иҗатка гашыйк кешеләрне оныталар. Әтием дә шундый иде. Арча педагогия көллиятенә укырга кергәч тә, күп дуслар тапкан, сабыр, тыныч холыклы, ярдәмчел булуы белән аерылып торган әтиемне күпләр ярата, әле дә искә алалар. Әтиемне оныттырасым килми. Әти кызы мин. Начар гадәтләре күңелдә калмады. Кирәкмәгән эш эшләгән булса, сабый күңеленә кереп калыр иде. Әти минем өчен өлге булып тора. Аның мәктәптә укыткан елларын да, хезмәттәшләрен дә хәтерлим. Һәрберсенә дә рәхмәтемне җиткерәсем килә”, – диде Гөлгенә Шиһапова.

Бәйрәмгә Васил Гарифуллин һәм Рәсимә Галиева да килгән иде. “Мамадышта һәрвакытта көчле журналистлар эшләде. Нинди генә конкурслар булса да, “Нократ” алдынгы урыннарны яулады. Мансур Шиһапов исемендәге беренче тапкыр республикакүләм конкурс оештырылуы бик куанычлы. Киләчәге гомерле булсын иде. Җиңүчеләре үзләренең зур иҗади уңышлары белән безне сөендерсеннәр иде.” – диде филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин.

Мансур Шиһапов - Мамадыш районы Түбән Яке авылында 1957 елның 23 декабрендә туа. Гаиләдә 4нче бала була. 1973 елда Арча педагогия көллиятенә укырга керә. Укуны тәмамлагач, Албай авылына география укытырга кайта. Мансур Шиһапов мәктәптә география генә түгел, башлангыч белемне дә, биология кебек фәннәрне укыта. 1978 елда Казан дәүләт педагогия институтына югары белем алырга керә. 1979 елда Сәрия Сабирҗановага өйләнә. Укыту эшеннән тыш, колхозда трактор йөртүче булып эшли. Җәй көне комбайнда эшли. 39 яшендә трактор астында калып, фаҗигале рәвештә һәлак була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10