ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда берәү полиция хезмәткәренең кулын тешләгән

20 апрель 2018, 03:00 , Фото: shahrichalli.ru

Чаллыда берәү полиция хезмәткәренең кулын тешләгән Төрекмәнстан гражданинының телефонын алып килүченең "Психик авырулар хастаханәсен"ендә исәптә торганын да беләләр.

(Чаллы, 20 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы").  Чаллыда берәү полиция хезмәткәренең кулын тешләгән. Бу хәл бу кешене полиция бүлегенә машинада алып барганда булган, дип яза җирле басма.

Төрекманстан гражданинының кәрәзле телефонын урлыйлар. Ул башка телефоннан үз номерына шалтыратып карый. Трубканы алган ир-ат аның белән очрашырга чакыра һәм телефонны кайтарып биргән өчен бүләк сорый.

Чит ил кешесе очрашуга полиция хезмәткәрләре белән бергә бара. Аны телефон югалу вакыйгасын ачып бирүне сорап полиция бүлегенә алып бармакчы булалар. Машинага кергәч әлеге адәм хезмәткәргә ташлана һәм кулын тешли.

Соңыннан ачыклана: урлауда шикләнелүчегә кәрәзле телефонны танышы биргән булып чыга. Төрекмәнстан гражданинының телефонын алып килүченең "Психик авырулар хастаханәсен"ендә исәптә торганын да беләләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10