ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Теләчедә имамлык итәргә хокук бирүче Шаһәдәтнамәләр тапшырылды

20 апрель 2018, 07:00 , Фото: tulachi.ru

Теләчедә имамлык итәргә хокук бирүче Шаһәдәтнамәләр тапшырылды Урта Мишә һәм Лесной авылларында имамнар җитешми.

(Теләче, 20 апрель, “Татар – информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче авылының “Ихлас” мәчетендә авыл имамнарының һәр айның соңгы чәршәмбесендә үткәрелә торган традицон җыелышы булып үтте. Анда аларга бер ел дәвамында имамлык итәргә хокук бирүче Шаһәдәтнамәләр тапшырылды. Рәсми документны имамнарыбызга ТР Диния назәрәте рәисе, мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов тапшырды. Чарада муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов катнашты һәм имамнарыбызны әлеге күңелле мизгелләр белән котлады. Ул үзенең чыгышында имамнарыбызга ил-көн алдында куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, районда тынычлык, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык-татулык хөкем сөрүен билгеләп үтте. Бүген район халкының 98%ын татарлар тәкил итсә, калган өлеше рус һәм башка милләтләргә туры килә диелә район хәбәрендә.

Район имам-мөхтәсибе, республиканың Төньк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев билгеләп үткәнчә, бүген районда 29 мәхәллә эшләп килә. Урта Мишә һәм Лесной авылларында имамнар җитешми. Бу эшкә авыл халкы арасында абруе булган, тәртипле, иманлы һәм белемле яшьләребез алына ала. Махсус дини белемне алга таба читтән торып алырга мөмкин. Урта Мишә белән Леснойда гына түгел, алга таба башка авылларда да яшь алмаш кирәк булачак. Чөнки авылллардагы имамнарның күбесе олы яшьтәге кешеләр. Бу мәсьәлә авыл җирлекләре башлыклары белән бергә киңәшеп хәл ителергә тиеш. Әлеге җыелышка алар да чакырулы иде.

ТР Диния назәрәте рәисе, мөфти урыбасары Мансур хәзрәт Җәләлединов әйтеп узганча, имамнарыбызга авылларыбызның әхлагын, әдәбен саклау, яшь буынны борынгы йолаларыбыз, гореф-гадәтләр, милли, дини әдәбият һәм сәнгать аша тәрбияләү, гаилә институтлары булдыру буенча зур бурыч йөкләнгән. Шул ук вакытта әлеге игелекле ниятне тормышка ашырган вакытта билгеле бер чиктән чыкмаска, шәригать кануннары белән беррәттән, дөняви кануннарны да бозмаска кирәк. Бу уңайдан җыелышта катнашкан ТР Диния назәрәте юристы Айрат Билаловның киңәшләре урынлы булды. Ул чара барышында авыл имамнарының күп төрле сорауларына җавап бирде.”Безнең хокук һәм бурычларыбыз турында 125 нче номерлы Федераль законда бәян ителгән. Сораулар туганда әлеге законга таянырга, район мөтәсибәтенә яки безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк”, диде ул имамнарыбызга мөрәҗәгать итеп.

Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр каралып тәмамлангач, чарада катнашучылар бердәм рәвештә өйлә намазын укыдылар, диелә район басмасында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10