ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Васил Шәйхразиев Нижневартовскиның Милли мәдәниятләр үзәге белән танышты

20 апрель 2018, 09:31

Васил Шәйхразиев Нижневартовскиның Милли мәдәниятләр үзәге белән танышты Киләсе елда бу үзәкнең 25 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Нижневартовскка эшлекле сәфәре кысаларында, Милли мәдәниятләр үзәге белән танышты. Киләсе елда бу үзәкнең 25 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Милли мәдәниятләр үзәге директоры үзләренең эшчәнлеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Үзәк каршында барлыгы 28 милли оешма эшләп килә. Биредә ике татар оешмасы — «Ватан» һәм «Мирас» үз эшчәнлеген җәелдерә. 25 ел эшләүче «Шатлык» татар-башкорт ансамбле һәм башка сәнгать коллективлары бар.

Шулай ук биредә Васил Шәйхразиевны Ханты халкының гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Кунаклар каршында «Шатлык» татар-башкорт Халык ансамбле, «Салават күпере» бию ансамбле чыгыш ясады.

Бүгенге көн тәртибендәге тагын бер чара Нижневартовскиның «Патриот» балалар һәм үсмерләр техник иҗаты йортында билгеләнгән. Васил Шәйхразиев үзәкне карап чыгачак һәм биредә булачак М.Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылышында катнашачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10