ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Җәмгыять

Генерал Валерий Герасимов һәм Алексей Песошин Казанда Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

20 апрель 2018, 12:42 , Фото: Рамиль Гали

Генерал Валерий Герасимов һәм Алексей Песошин Казанда Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар БДБ илләре Кораллы Көчләре штаб башлыклары комитеты утырышында катнашучылар Казанда Мәңгелек утка чәчәкләр салган.

(Казан, 20 апрель «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген БДБ илләре Кораллы көчләре штаб башлыклары, Россия Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы — армия генералы Валерий Герасимов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә Казанның Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр куйган.

Генераль штаб башлыклары делегациясен паркка керү юлында баш оештыру-мобилизация идарәсе җитәкчесе – РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы урынбасары генерал-полковник Василий Тонкошкуров һәм Татарстанның хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин каршы алган.

Делегация әгъзалары Мәңгелек утка чәчәкләр салгач, алар каршыннан Казан гарнизоны хәрбиләре тантаналы марш атлап узган.

Казан югары танк училищесына (анда Татарстанның оборона-сәнәгать предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән техника күргәзмәсе эшли) юл тотканчы, Валерий Герасимов парктагы экспонатларның берсе – легендар Т-34 танкы янында чарада катнашучылар белән бергәләп фотога төшкән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10