ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган
Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан мөфтие Германия телеканалына: Дин безнең яшәү рәвешенә әверелергә тиеш

Рәсми Татарстан

Песошин Мисырның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ихаб Наср белән очрашты

20 апрель 2018, 13:14 , Фото: tatarstan.ru

Песошин Мисырның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ихаб Наср белән очрашты Мисыр безнең өчен - мөһим партнер, дип ассызыклады Алексей Песошин.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ихаб Наср белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алексей Песошин илчене Татарстан Республикасы исеменнән сәламләде һәм бу очрашу Мисыр һәм Татарстан арасында уңышлы, озак вакытлы хезмәттәшлеккә яңа этәргеч булачак дигән ышаныч белдерде.

Мисыр безнең өчен - мөһим партнер, дип ассызыклады Алексей Песошин. Ул искә төшергәнчә, 2017 ел нәтиҗәләре буенча ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 22,8 млн. АКШ доллары тәшкил иткән.

Безнең хезмәттәшлекне киңәйтер өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, дип белдерде Алексей Песошин.

Ихаб Наср, үз чиратында, хәбәр иткәнчә, ул узган елның ноябрендә Мәскәүдә эшли башлаган. Без алга таба да Россия төбәкләре белән, шул исәптә Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерергә уйлыйбыз, диде ул.

Илче Ихаб Насрның шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы да көтелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10