ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Тикшерү комитеты: Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендәге янгында 60 кеше һәлак булган

20 апрель 2018, 13:01

Күпләгән кешенең үлеменә китергән янгын бинаның дүртенче катында – батут комплексында чыккан.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендәге янгында 60 кеше һәлак булган, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә 25 мартта чыккан янгында 64 кеше һәлак булган дип хәбәр иткән иде. Күпләгән кешенең үлеменә китергән янгын бинаның дүртенче катында – батут комплексында чыккан.

Тикшерүчеләр Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу комплексындагы янгын турындагы эш буенча барлык генетик экспертизаларның нәтиҗәләрен алган. Һәлак булганнарның барысының да шәхесе ачыкланган, туганнарына тагын 37 кешене җирләү өчен рөхсәт бирелгән. Моңа кадәр һәлак булганнарның шәхесен ачыклау процедурасы нәтиҗәләре буенча 23 кешене күмүгә рөхсәт бирелгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10