ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда Равил Тумашевның каберенә чәчәкләр салдылар

20 апрель 2018, 14:11 , Фото: К.Тинчурин ис. театр матбугат хезмәте

Казанда Равил Тумашевның каберенә чәчәкләр салдылар 21 апрельдә ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты, режиссер Равил Тумашевның тууына 95 ел тула.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Равил Тумашев  каберенә чәчәкләр салдылар.

21 апрельдә мәшһүр режиссер Равил Тумашевның тууына 95 ел тулды. Чарада аның балалары, туганнары, Тинчурин театры коллективы, шулай ук Мәдәният министрлыгы һәм республиканың башка театр вәкилләре катнашты.

“Равил абый һәрбер сүзен җентекләп сөйли торган шәхес иде. Аның бервакытта да кычкырып, тавыш күтәреп сөйләшкәне, кешеләрне рәнҗетерлек сүзләр әйткәне булмады. Үзенең артистларына, балаларына ягымлы итеп эндәште. Әле соңгы вакытларында да ул әсәрләр тәрҗемә итте, эшләп йөрде. Аның француз язучысының бер әсәрен алып килгәне әле дә хәтеремдә. Ул һаман театр һәм эш дип яшәде”, - дип истәлекләре белән уртаклашты К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Бөек шәхеснең улы Айдар Тумашев театр коллективына үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде. “Әтиемне шулай зурлап искә алганыгыз, чәчәкләргә күмгәнегез өчен бик зур рәхмәт. Театр коллективы аның каберен һәрвакыт карап, чистартып тора”, - диде ул.

“Бик тәртипле, акыллы кеше иде. Кечкенә сәхнәләрдә спектакльләр куеп, Равил абый белән 23 ел бергә эшләгәнбез. Ул һәрвакыт артистларны күтәрә, зурлый иде. Бервакытта да ачулана белмәде, безне аталарча кайгыртып торды. Аның аркасында танылу алдым. Мең рәхмәт аңа. “Кыр казлары артыннан” спектаклен халык әле дә онытмый”, - диде Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова.

Белешмә: ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Рәхим улы Тумашев – 1923 елның 21 апрелендә Семипалатинск шәһәрендә күренекле сәнгатькәрләр – Кәшифә һәм Рәхим Тумашевлар гаиләсендә дөньяга килә.

Балачагы Казанда һәм өлешчә Мәскәү шәһәрендә балалар йортында уза. 1941 елда Казан шәһәренең 15нче номерлы мәктәбен тәмамлый һәм Кызыл Армия сафларына чакырыла.
Бөек Ватан сугышы ветераны Р.Р.Тумашев 1942 елдан алып 1946 елга кадәр авыр сугыш юлы үтә; аннан демобилизацияләнеп капитан дәрәҗәсендә туган якларына кайта.

Курск боҗрасы янында барган сугышларда катнашканы һәм Украина, Польша җирләрен азат итү вакытында күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” ордены, “Сугышчан батырлыклары өчен” һәм ПХР ның ике “Көмеш хач” медальләре белән бүләкләнә.

Соңрак Равил Тумашев Луначарский исемендәге ГИТИСка укырга керә һәм аның режиссерлар хәзерләү бүлеген тәмамлый. Диплом спектакле итеп ул М.Фәйзинең “Галиябану” әсәрен сәхнәгә куя. Спектакль уңышлы чыга һәм анны 1951 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына режиссер итеп эшкә чакыралар. Биредә иҗат итү дәверендә ул В.Шекспирның “Отелло”, В.Гюгоның “Анджело”, Э.Золяның “Рабурден варислары”, Н.Хикмәтнең “Мәхәббәт турында риваять”, К.Тинчуринның “Казан сөлгесе”… җәмгысы 20 әсәр сәхнәләштерә.

1963 елда Равил Тумашев Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына баш режиссер итеп билгеләнә. Биредә ул Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев һәм Аяз Гыйләҗев кебек күренекле милли драматурглар белән уңышлы хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә, аларның әсәрләренә хас булган поэтика, югары гражданлык һәм психологик тирәнлекне чагылдырган спектакльләр тудыра.

Театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен аңа 1966 елда “ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән маклаулы исем бирелә. Ә 1976 елда исә Т.Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш”, И.Юзеевның “Сандугачлар килгән безгә” һәм Аяз Гыйләҗевның “Сары чәчәк ата көнбагыш” әсәрләре буенча куелган спектакльләре өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Равил Тумашев милли һәм тәрҗемәи пьесалар белән бергә Ш.Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә”, М.Горькийның “Мещаннар”, А.Островскийның “Гаепсездән гаеплеләр”, В.Шекспирның “Гаугалы мәхәббәт”, К.Гальдониның “Берәү дә берни дә белмәсен”, Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр”, М.Әблиевның “Шамсекамәр”, М.Гафуриның “Кара йөзләр”, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” кебек классик әсәрләрне дә сәхнәләштерә.

1985 елда лаеклы ялга чыга һәм педагоглык эшчәнлеген башлап җибәрә. Озак еллар ул Казан театр училищесы белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында режиссерлык һәм актерлык осталыгы дәресләрен алып бара. Казан дәүләт педагогика институтының рус филологиясе бүлеге каршында оешкан студентларның әдәби-драматик түгәрәген җитәкли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10