ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Нижневартовскиның «Патриот» үзәгендә Муса Җәлил исемендәге музей залы ачылды

20 апрель 2018, 15:23 , Фото: tatar-congress.org

Нижневартовскиның «Патриот» үзәгендә Муса Җәлил исемендәге музей залы ачылды Ачылу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Бүген Нижневартовскиның «Патриот» балалар һәм үсмерләр техник иҗаты йортында татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матубаг хезмәте хәбәр итте.

Әлеге чарада бүген Нижневартовскта эш сәфәре белән булган Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашкан.

 

Башта Васил Шәйхразиевны “Патриот” үзәге эшчәнлеге белән таныштырдылар һәм бина буйлап экскурсия уздырганнар. Милли Шура рәисенә үзәктә бер төркем музей залларын, андагы экспонатларны күрсәткәннәр.

Әлеге үзәк 2004 елда ачылган. Бирегә өстәмә белем алырга 4 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 4 меңнән артык балалар һәм үсмерләр йөри. Хәзерге вакытта биредә 25 өстәмә гомумүсеш программасы гамәлгә ашырыла. Хәрби-патриотик, социаль-педагогик, спорт-техник, фәнни-техник, туризм-төбәкне өйрәнү, физкультура-спорт, сәнгати юнәлешләр буенча укытыла.

Шуннан соң тантаналы рәвештә Муса Җәлил исемендәге музей залы ачылган.

"Васил Шәйхразиев Татарстаннан кайнар сәламнәр җиткерде. 1 сентябрьдән Бөтенроссия Җәлил укуларын башлатачагыбызны, йомгаклау өлеше киләсе елда Казанда 15нче февральдә булачагын әйтте. Һәм чыгышын йомгаклап, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Бөек Ватан сугышы һәм Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китаплар тапшырды. Шәһәр хакимиятенә һәм Патриот үзәгенә рәхмәтләрен җиткерде", диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10