ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган
Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан мөфтие Германия телеканалына: Дин безнең яшәү рәвешенә әверелергә тиеш

Хәвеф-хәтәр

Стәрлетамак мәктәбендә һөҗүмгә дучар булучыларга акчалата компенсация түләячәкләр

20 апрель 2018, 20:48

18 апрельдә пычак белән һөҗүм иткән укучыны ике айга кулга алганнар.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). Стәрлетамак мәктәбендә гадәттән тыш хәл вакытында зыян күргән укучылар һәм укытучы акчалата компенсация алачак. Башкортстан хакимияте зыян күрүчеләргә 300 меңәр сум түләячәк, дип хәбәр итә “Российская газета” Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәтенә сылтама белән.

“Түләүләр төбәкнең Мәгариф министрлыгы аша узачак”, - дигән республика Хөкүмәте матбугат хезмәте җитәкчесе Павел Самойлин.

Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча зыян күрүчеләрнең хәле канәгатьләнерлек. Пациентлар бүлекләргә күчерелгән. Медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелә.

“Башинформ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, 18 апрельдә пычак белән һөҗүм иткән укучыны ике айга кулга алганнар. Укучыны суд залында тоткарлаганнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10