ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
26 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
“Ак Барс” җәйге ялдан июль уртасында чыга
«Алабуга» МИЗда Stadler компаниясенең җитештерү мәйданчыгы булдырылырга мөмкин
Чиләбедә “Акыллы Баш” интеллектуаль уены узды
"Тукай юлы" веломарафонында катнашучылар Әтнә эшмәкәрләре белән очрашты

Татар матбугаты

“Кибетне спортка алыштырдылар” - "Ватаным Татарстан" газетасы

25 апрель 2018, 10:04 , Фото: Рамиль Гали

“Кибетне спортка алыштырдылар” - Бүген республикада 11 меңгә якын спорт корылмасы бар. Былтыр гына аларның саны якынга 300гә арткан.

(Казан, 15 апрель, "Ватаным Татарстан", Сәрия Мифтахова). Яңалары төзелү яхшы анысы. Әмма гади халык, балалар спорт белән бушка шөгыльләнә аламы? Универсиадага дип төзелгән объектлар буш тормыймы? Газета хәбәрчебез әнә шуларны белеште.

– Спорт инфраструктурасын актив кулланырга кирәк. Алардагы мөмкин­лек­ләрдән укучылар, студентлар, инвалидлар, пенсия яшендәгеләр һәм башкалар да файдалана алсын. Әлеге мөмкинлекләр нә­тиҗә бирергә тиеш, – дип белдергән иде Татар­стан­ның Премьер-министры Алек­сей Песошин республика Яшьләр эшләре һәм спорт министр­лыгының узган елгы коллегия утырышында.

Татарстан халкының 43,5 проценты физкультура һәм спорт белән даими шөгыль­ләнә. 2020 елга кадәр респуб­ликаның ярты халкын җәлеп итмәкчеләр. Республикада 172 балалар һәм үсмерләр спорт клубы исәпләнә. Анда 87 мең кеше йөри.

– Спорт белән шөгыль­ләнергә мөмкинлекләр бар. Нишләп булмасын? Быел гына 12 чаңгы базасы ачтык, тагын 16сы булдырылачак. Һәр районда универсаль спорт заллары ачыла. Тагын алтысы сафка басачак. Сигез бассейн төзелә. Шәһәрләрдә дә атна ахырында бушлай шөгыль­ләнергә мөмкин. Дөрес, бөте­несе дә акчасыз була алмый. Концерт-театрларның барысы да түләүсез түгел бит. Халыкны спортка тарту өчен ГТО бар, спартакиада, ветераннар өчен төрле ярышлар үткәрелеп тора, – диде Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

Балаларны йөзәргә өйрәтәсе бар

Без килгәндә башкала­бызның Су спорты төрләре комплексы гөж килеп тора иде. Директор Альберт Ба­һа­ветдинов әйтүенчә, йөзәр­гә көн саен ике мең кеше килә. Питрәч, Биектау кебек районнардан да балаларын ки­терүчеләр бар. Аларның саны 3 меңгә җит­кән. Биредә “Акватика” спорт мәктәбе эшли. Анда 500 бала бушлай шөгыль­ләнә. Сәламәтлеге чиклән­гән балалар түләмичә йөзә. Әмма күп балалы гаилә­ләргә ташламалар каралмаган. Ә пенсионерлар, сугыш ветераннары акчаны ким­рәк түли. Балалар өчен бер тапкыр керү бәясе – 210 сум.

– Җәй айларында балалар суга батмыйча калмый. Аларны бушлай йөзәргә өйрәтә алмыйбызмыни? – дип сорыйм директордан.

– Без узган ел 90 миллион сум акча эшләдек. Ә чыгым 150 миллион сум тәш­кил итә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының башлангыч сыйныф укучыларын йө­зәргә өйрәтү программасын кабул итүе кирәк. Әгәр республика бинаны файдалану, бел­гечләр хезмәте өчен түләсә, балаларны бушлай өйрәтә алыр идек. Бүген өч мәктәп физкультура дәрес­ләрен бездә уздыра. Алар күп түләми, коткаручылар бушлай хез­мәт күрсәтә. “Забота” җәм­гыяте дә тренер өчен генә түли. “Булгария” теплоходы батканда ике малай әтисе белән ярга чыга алган иде, чөнки алар йөзә белгән. Иң башта судан курыкмаска өйрәтергә кирәк, – ди ул.

“Ак бүре” бассейнында “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы буенча ял көн­­не бушлай йөзәргә мөм­кин. Моның өчен кварталга бер тапкыр алдан язылырга кирәк. 16 яшьтән өлкән­рәк­ләргә кагыла бу. Спорт мәктә­бенә йөрүче­ләрдән дә акча сорамыйлар.

“Буревестник” бассейнында да ял көнне 70 кеше бушлай йөзә ала. Аның өчен һәр атнаның шим­бә­сендә язы­ласы. “Универсиада милке нәтиҗәле файдаланыла. Йөзүчеләр саны көнгә 1500гә җитә. Пенсионерлар, сту­дент­лар, балалар күп йөри”, – дип җавап бирделәр безгә.
Әбиләр “КидСпейс”ка йөри

“Казан-Арена” стадио­ны­ның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “BabyFootball” секциясе балалар футболы буенча түләүсез дәресләр, киберспорт, монобол турнирлары үткәрә. Белгечләр балалар бакчаларында, шәһәр парк­ларында турнирлар, уеннар оештырырга чыга. Балалар шәһәрчеге “КидСпейс”ка га­дәти көннәрдә килгән әби-бабайлардан акча сорамыйлар. Инвалидлар, күп балалы гаиләләрдәге өченче, дүр­тенче балалар бушлай керә. “Зарница” фәнни-күңел ачу үзәге түләүсез экскур­сияләр оештыра.

“Ак барс” көрәш сараендагы мөмкинлекләр белән дә кызыксындык. Спорт мәктәбе директоры урынбасары Луиза Оруджева әйтүенчә, 500­ләп бала дзюдо, самбо, грек-рим көрәше һәм башка төрләр буенча бушлай шө­гыльләнә. “Дзюдога – 7, ә калганнарына 10 яшьтән кабул итәбез. Бер баланы да кире бормыйбыз. Бер-ике елдан җитдирәк шөгыльләнә башлыйлар. Оныгым кечкенә әле. Шулай да хәзердән үк кайсы төргә бирергә дип баш ватабыз. Чөнки барысы да мавыктыргыч”, – ди ул.

Теннис академиясендә, бушлай мөмкинлекләр юк, ди­деләр.

Урамга чык та шөгыльлән!

“Бүген спорт белән шө­гыль­ләнү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Урамдагы мәйданчыкларга турник, тренажёрлар урнаштырылган. Кайбер мәктәп­ләрдә өстәмә спорт заллары ясалган, бассейннар төзел­гән. Балаларны кечкенәдән үк сәла­мәтлеге турында кайгыртырга өй­рәтергә кирәк, – ди Президент яр­дәмчесе булып эшләгән, Казанның 19 нчы гимназиясе укучысы Амил Нуруллин. – Үзем йөзәргә яратам, җәен велосипедта йөрим. Дусларым арасында йөзүгә, футболга, хоккейга, бокска мөкиббән китү­челәр шактый. Махсус спорт залларына йөрүчеләр дә бар. Өемдә – турник, гантельләр, мәктәптә – спорт залы, урамда тренажёрлар бар. Зарланырга урын юк”.

– Элек бәйрәм алдыннан халык кибеттән кайтып керми иде. Шашлык ясарга дип күмер сатып ала. Әрҗәсенә колбаса, сыр, эчемлеген җыя. Узган ел бездә универсаль спорт залы төзелде. Хәзер халык кибеткә түгел, залга йөри башлады. Залга ике ай эчендә ике меңгә якын кеше килгән. Кичке сәгать 7гә кадәр – балалар, аннан соң өлкәннәр шөгыльләнә. Бөтен спорт төрләре дә бушлай. Бары тренажердан файдалану өчен генә аена 1 мең сум түләргә кирәк, – ди Мөслим райо­ны­ның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Җәббаров. – Мәктәп яны бассейны эшли. Авыллардагы башлангыч сыйныф укучылары да читтә калмый. Балалар бер тапкыр йөзү өчен – 30, өлкән­рәкләр 50 сум түли. Бадминтон, футбол һәм башка төрләр буенча уңыш­ла­ры­быз бар. Районда ат спорты кү­тә­релеп килә. “Аргамак” клубы төзелә. Әби-бабайлар да сәламәт яшәргә тырыша. Кышын скандинавча йөри­ләр. “Мин шуам, мин йөгерәм, мин йөрим” дигән проект булдырдык. Ул велосипедта йөрү, чаңгыда шуу, йөгерүне үз эченә ала. Әмма безгә Боз сарае кирәк”.

“Быел кышын ничә тапкыр чаңгыда, тимераякта шудың?”– дип сорагач, бөтенләй шумадым, дип җавап бирүчеләр дә аз түгел. Урамга чыгып йөгереп кайткан өчен дә акча сорамыйлар. Сәламәтлеге турында уйлаган кешегә акыл өйрәтәсе юк. Бушлай мөмкинлекләр турында да кызыксынырга кирәк. Кемдер шуннан бик оста файдалана. Шулай да Казанда социаль кереме аз булганнар, өлкәннәр өчен ташламалар җитеп бетми әле. Ипотека, кредитка батканнарда да спорт кайгысы түгел.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10