ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Марат Әхмәтов: Хатын-кыз хезмәте бәяләп бетергесез - "Шәһри Казан" газетасы

25 апрель 2018, 16:14 , Фото: Салават Камалетдинов

Марат Әхмәтов: Хатын-кыз хезмәте бәяләп бетергесез - Дәүләт Советының Арчада узган «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар оешмасы күчмә утырышында Татарстан авыл хуҗалыгы министры да катнашты.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Зөһрә Садыйкова). Узган атна ахырында Арчада Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар оешмасы күчмә утырышы узды. Ул «Авыл хатын-кызы – игътибар үзәгендә» дигән темага багышланган иде. Әлеге чарада муниципалитет депутатлары, төрле министрлык һәм идарә тармагы вәкилләре, шул исәптән Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та катнашты. 

Исеме бар, җисеме юк

Күчмә утырыш барышында делегатлар Арча районының берничә социаль һәм белем бирү оешмасы белән танышты.
Әлеге чара кысаларында, журналистлар «Авыл җирендә яшәүче күп балалы гаиләләрне социаль яклау» темасына узган түгәрәк өстәл шаһитлары да булды. Монда районның күп балалы 20 үрнәк гаиләсе социаль яклау, Пенсия фонды, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре каршында үзләрен борчыган сорауларны күтәреп чыкты.

Алар арасында Яңа Кенәр авылыннан 11 балалы Минзилә һәм Ирек Галиевлар да бар иде. Олы улларына – 27, төпчекләренә – бер яшь. Гаилә башлыгы фикеренчә, күп балалы статуслары булса да, өч бала белән 11 баласы булган гаиләләр шактый аерыла.

"Безне иң борчыган мәсьәлә: законнарның төрле төбәкләрдә төрлечә булуы, – ди ул. – Мәсәлән, Ульяновск өлкәсендә җиде баласы булган гаиләгә машина бирәләр. Димәк, федераль закон бар бит. Бары тик ул кемнәр өчендер мәҗбүри итеп кенә куелмаган. Аның үтәлеше турындагы органнарның намусына бәйле үтәлә. Район җирләрендә машина сорап барсаң, сине кире җибәрәчәкләр, чөнки үтәлеше контрольдә тотылмый. Авылларга аеруча да ярдәм килеп җитми. Иң кызганычы шунда: без аны таләп тә итә алмыйбыз. Хәтта «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе дә безгә килеп җитми. Аннан соң, законнарның күбесен без белми дә калабыз. Әйтүче дә юк. Без дәүләт законнарын өйрәнеп йөрергә тиеш түгел.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева әйтүенчә, республикада 32 меңнән артык күп балалы гаилә бар. Аларның 56 проценты авылларда яши. Кызганычка, авыл җирендә яшәүче күп балалы гаиләләрнең проблемалары юк түгел. Түгәрәк өстәлдә ана капиталы, вакытыннан алда пенсиягә чыгу, эшкә урнашу буенча да сораулары күтәрелде, – диде җитәкче.

Аның сүзләренчә, күп балалы гаиләләрдә җир кишәрлекләре алу буенча да кыенлыклар бар.

Арча районы Башкарма комитетының Җир һәм милек палатасы рәисе урынбасары Илһам Сираҗиев әйтүенчә, апрель-май айларында Арча районында күп балалы гаиләләргә җир бирү эше төгәлләнәчәк. Программа эшли башлаганнан бирле районда меңнән артык күп балалы гаилә җир кишәрлеге алуга ирешкән. Бүген чиратта 150 гаилә тора.

"Җир бүлүдә тоткарлыклар җирләр әзер булмаудан килеп чыкты. Хәзер территориянең генераль планы эшләнде. Апрель-май айларында җирләр бүленеп бетәчәк", диде Илһам Сираҗиев.

Аның әйтүенчә, авыл җирендә яшәүче гаиләләр җирне район үзәгеннән дә ала ала.

Юлия Абдреева сүзләренчә, күп балалы гаиләнең, авылдан районга барып, закондагы төрле үзгәрешләр, яңалыклар турында белешеп йөрергә вакытлары юк.

"Авылда яшәүче күп балалы гаиләләргә мәгълүмат барып җитми. Шуның өчен без онлайн-консультацияләр уздыруны планлаштырабыз. Моннан тыш, әлеге гаиләләргә социаль озатып баручы билгеләү турында да уйлашабыз. Социаль хезмәткәрләр әлеге гаиләләргә документларны әзерләшергә, кирәк булса, балаларын да карап торырга ярдәм итәр иде. Авыл җирендә яшәүче күп балалы гаиләләр дәүләт ярдәме турында вакытында тиешле һәм дөрес мәгълүмат алырга тиеш",  диде Юлия Абдреева.

«Сыер савучы – авыл тоткасы»

Иң ахырдан делегатлар Арча педагогия көллиятенә юл алды. Биредә алар өчен районның иң тырыш гаиләләре, кул осталары катнашында күргәзмә оештырылган иде. Шуннан соң актлар залында утырышның төп өлеше узды. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова әйтүенчә, республикада 460 мең хатын-кыз авылда яши һәм эшли. Бу – республика хатын-кызларының 22,5 проценты дигән сүз.

"Соңгы елларда авылда яшәүче хатын-кызлар саны кими. Дөрес, аерма әллә ни зур түгел, бер процент тирәсе генә. Әмма бу – безнең өчен сигнал. Авыл хатын-кызы – илнең стабильлеген һәм уңышка ирешүен тәэмин итүче фактор. Бүген Россиядә дә, Татарстан буенча карасак та, уңышлы гына эшләп килүче фермерлар, эшмәкәрләр бихисап. Татарстанда 100 авыл хуҗалыгы предприятиесен хатын-кызлар җитәкли. Шунысы куандыра: нәкъ менә хатын-кызлар тырышлыгы белән, авыл туризмы үсә", диде Татьяна Ларионова.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары республикада күзәтелгән демографик ситуациягә дә борчылуын белдерде.

"Күп районнарда үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк. 2017 елда бары тик Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама районнары һәм Казан, Чаллы кебек шәһәрләр генә халык санын арттыра алды", диде Татьяна Ларионова.

Шулай ук ул авылдагы демографик хәлне яхшырту максатыннан гамәлгә ашырылып килә торган социаль чаралар турында да искә төшерде.
Әлеге утырышта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.

"Авыл, шәһәр хатын-кызының тормыштагы роле диюгә, минем күз алдыма иң элек әни кеше килеп баса. Мин бик бәхетле кеше, чөнки әнием исән-сау. Аңа – 93 яшь. Ул безнең гаилә учагын, әти-әни йортын саклый. Үзе әйткәндәй, намазлы йортның нигезен һаман дәвам итә. Минем әни – минем беренче укытучым да. Әти дә башлангыч сыйныфларда укыткан иде. Әти белән әни икесе бер җан булып яшәде", диде Марат Әхмәтов.

Министр фикеренчә, авылларда хатын-кызның иң зур кыйммәте – сыер савучы ролендә.

"Институтны тәмамлагач, мал табибы булып эшләргә туры килде. Бозау караучымы ул, сыер савучымы, хатын-кызлар кечкенә җилкәләрендә бик зур йөк тарта иделәр. Шуннан соң мине арттарак бара торган бер хуҗалык рәисе итеп билгеләделәр. Ферма зур. Группалар күп, ә сыер савучылар җитешми. Шул чагында йорт саен кереп, сыер савучыга: «Апа җаным, өч кенә көнгә чык инде. Ул сыер группасы бетә бит инде, саумый калырга ярамый. Зинһар, сүземне тыңлап эшлә инде», – дип керә идем. Ул елларда минем күңелгә хатын-кыз хезмәтенең бәясе бәяләп бетергесез булып сеңеп калган. Хатын- кыз барлык эштә дә пөхтә, тырыш, фидакарь бит ул. Шуңа күрә алардан башка авыл хуҗалыгы берничек тә бара алмый. Ә инде мөстәкыйль хуҗалыкмы, фермер хуҗалыгымы – мондый вак эшмәкәрлектә аларның урыны бигрәк тә зур. Кызганыч, күп вакыт хатын-кызларның хезмәте бәяләп бетерелми. Ә бит сез барыгыз да иң яхшыга лаеклы", диде Марат Әхмәтов.

Авыл хуҗалыгы министры авылда хатын-кызның эше бик авыр дип билгеләп узды. Шуңа күрә аларга ярдәм итү максатыннан, төрле программалар, грантлар эшләвен дә әйтте. Савым аппаратлары белән тәэмин итү, югары технологияле гаилә фермерларын механикалау буенча программалар һәм башкалар – әнә шундыйлар.
"Иң мөһиме: болар да түгел. Иң мөһиме шул: авылда эшләүчеләр лаеклы хезмәт хакы алырга тиеш. Әгәр аны күтәрә алмыйбыз икән, без авылдагы хатын-кыз хезмәтен абруйлы итә алмаячакбыз. Икмәк күп, сорау юк – бәя кими. Ике ел сөтнең сатып алу бәяләре артуына сөенгән идек. Анысы да юкка чыкты. Коры сөт проблемаларын хәл итмичә, югары хезмәт хакы турында уйлау мөмкин түгел", дип, борчылуын белдерде министр.

Әлеге утырышта киләсе 2019 елның Россиядә Авыл елы дип игълан ителергә мөмкин булуы да билгеле булды. Бу идеяне Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко тәкъдим иткән. Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бу тәкъдимне шатланып кабул итте.

– Ничек инде куанмаска? – диде ул, әлеге хәбәрне Татьяна Ларионовадан ишеткәч. – Әгәр дә бу теләк дәүләт ярдәмнәре белән ныгытылса, тагын да яхшырак булыр иде. Бу – авылдагы проблемаларны чишәргә ярдәм итәр иде.

Валентина Матвиенконың идеясен «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар оешмасы да хуплады.

– Чыннан да, авыллар 2019 елны дәүләт югарылыгындагы Авыл елы дип билгеләнергә лаеклы. Әлеге идеяне тормышка ашыру авыл җирендә сизелерлек җанлану алып килер иде, – диде Татьяна Ларионова һәм 2019 елны Авыл елы дип игълан итү турындагы мөрәҗәгатьне Федерация Советына җиткерәсен дә әйтте.

Утырыш ахырында Татарстан авыл хатын-кызларына мөрәҗәгать проекты каралды. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова документ текстын утырышта яңгыраган берничә проблеманы чишү юллары белән тулыландырырга тәкъдим итте.

– Авылда кадрлар җитмәү, торак, дарулар мәсьәләсен дә күтәрергә кирәк. Росссия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлланган хатында: «Киләсе елга илдә төзелешләр күләме арта. Бу акчаны авылларга җибәрү һәм авылларны үстерүгә дә тотарга була» дигән иде, – диде Римма Ратникова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10