ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды
Гыйльметдинов: Дәүләт телләрен вариатив өлешкә калдыру турында бернинди сүз бармый

Авыл

Татарстанда сөт эшкәртү предприятиеләрендә биш төрле тәртип бозу очрагы табылган

26 апрель 2018, 15:37 , Фото: Ильнар Тухбатов

Татарстанда сөт эшкәртү предприятиеләрендә биш төрле тәртип бозу очрагы табылган Теркәлгән кимчелекләрне төзәтү өчен 30 боерык һәм бер кисәтү белдерелде. Барлыгы 459 мең сумлык штраф салынды, диде Евгений Иванов.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның сөт эшкәртү предприятиеләрендә киң таралаган биш төрле тәртип бозу очрагы билгеле. Бу хакта бүген Россельхознадзорның Татарстан идарәсендә 2018 елның беренче кварталы буенча контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә йомгак буларак халык тыңлаулары вакытында билгеле булды.

Анда ТР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Николай Титов, Россельхознадзорның үзәк аппараты вәкиле – Түбән Новгород өлкәсе һәм Мари Эл республикасы буенча территориаль идарә җитәкчесе Игорь Ивашин, ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклар ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, ТР районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм ТР Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин чыгыш ясады. Киңәшмәдә шулай ук федераль һәм республика структурасы, прокуратура, Экология министрлыгы, кулланучылар хокуклары яклау идарәсе, Сәүдә-сәнагать палатасы, Баш ветеринария һәм Россельхознадзор идарәсе белгечләре – барлыгы 200 кеше катнашты.

Төп доклад белән ТР Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасарлары Ленар Фаттерахманов һәм Евгений Иванов чыгыш ясады.

“Прокуратура таләбе белән республиканың 37 сөт эшкәртү предприятиясенә планнан тыш тикшерү үткәрдек. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, административ тәртип бозу турында 33 беркетмә төзелде. Теркәлгән кимчелекләрне төзәтү өчен 30 боерык һәм бер кисәтү белдерелде. Барлыгы 459 мең сумлык штраф салынды”, – диде Евгений Иванов.

Урынбасар сөт эшкәртү предприятиеләрендә күзәтелгән төп хаталарны да санады.

“Болар – сөт җибәргәндә озату документы булмау, сөт кабул итүдә температура режимын сакламау, сөт кабул итү пунктына кергән сөт продукциясенең яраклылык вакыты чыгуы, сөт кабул итү җайланмасын йогышсызландырмау һәм шулай ук сөт йөртә торган савытларны беркетмәү, пломба салмау”, – диде Евгений Иванов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10