ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин Гатчинода тарихи һәйкәлләрне саклау тәҗрибәсе белән танышты

28 апрель 2018, 16:47 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин Гатчинода тарихи һәйкәлләрне саклау тәҗрибәсе белән танышты        Татарстан Дәүләт Советы рәисе Гатчино районы җитәкчелегенә Татарстан районнарының берсе белән килешү имзалау мөмкинлеген карауны тәкъдим итте.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Ленинград өлкәсе Гатчино районында XVIII гасыр ахырында төзелгән Павлов сарай-музее мисалында тарихи һәйкәлләрне реставрацияләүдә муниципалитет тәҗрибәсе белән танышты. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин Гатчинога эшлекле сәфәре кысаларында район башлыгы Елена Любушкина һәм муниципалитет депутатлары советы рәисе Андрей Ильин белән очрашты. ЮНЕСКО саклавында булган Павлов сарай-музеен караганнан соң, яклар тарихи объектларны саклау буенча тәҗрибә алышу мөмкинлеге хакында фикер алышты.

Районара дәрәҗәдә тыгыз элемтә булдыру өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Гатчино районы җитәкчелегенә Татарстан районнарының берсе белән килешү имзалау мөмкинлеген карауны тәкъдим итте. Андый тәҗрибә инде бар. 2013 елда Ленинград өлкәсенең Тосненский районы һәм Татарстанның Арча районы арасында мәдәни һәм икътисади хезмәттәшлек буенча төзелгән килешү нигезендә бүген дә актив эш бара.

Республика Парламенты җитәкчесе очрашу ахырында район җитәкчелеген Татарстага чакырды. Рәхмәт әйтеп, Гатчино районы башлыгы республиканың шактый тармаклары үсеше тәҗрибәсе зур кызыксыну тудыруын билгеләп үтте.

Кичен Фәрит Мөхәммәтшинның Санкт-Петербургта Россия чемпионатының ир-атлар арасында волейбол буенча барган финал сериясенең өченче матчында булуы планлаштырыла. Матч “Зенит-Казан” һәм “Зенит” (Санкт-Петербург) командалары арасында узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10