ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ростов өлкәсендә яшәүче татарлар Сабан туена әзерләнә

7 май 2018, 11:12 , Фото: Надия Курмакаева

Ростов өлкәсендә яшәүче татарлар Сабан туена әзерләнә Сабан туенда татар, башкорт эстрадасы артистлары, үзешчән коллективлар чыгышы көтелә.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Ләйлә Хәкимова). 12 майда Ростов өлкәсе татарлары Сабан туен бәйрәм итәчәк. Бу турыда өлкәнең «Якташлар» Татар-башкорт мәдәни үзәге активисты Надия Курмакаева хәбәр итә.

Сабан туе Ростов шәһәренең «Плевен» паркында узачак. Сабан туе мәйданында бию һәм җыр коллективлары, татар, башкорт эстрадасы артистлары, үзешчән коллективлар чыгышы көтелә.

«Милли бәйрәм ел саен өлкә хакимияте теләктәшлегендә, «Якташлар» үзәге тарафыннан оештырыла. Үзәк 2003 елдан эшләп килә. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган милли бәйрәмне көтеп алабыз. Быел да бәйрәм программасы бик бай. Спорт мәйданчыгында көрәш ярышлары, гер күтәрү, кул көрәше, капчык киеп, көянтә-чиләк үтәреп йөгерү, баганага менү кебек традицион милли уеннар узачак. Шулай ук, халык осталары ярминкәсе мәйданында мастер-класслар була», — диде ул.

  • «Якташлар» Татар-башкорт мәдәни үзәгенең Волгодонск, Морозовск, Аксай һәм башка районнарда вәкиллекләре дә бар. Үзәк карамагында татар газета, китап һәм журналларын таратучы «Сабантуй» оешмасы, «Алтын» халык биюе ансамбле эшли.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10