ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда беренче татарча клуб концертын Альберт Нурминский куячак

10 май 2018, 21:29 , Фото: Салават Камалетдинов/архив, социаль челтәр

Казанда беренче татарча клуб концертын Альберт Нурминский куячак Концерт Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында 15 майда үтә.

(Казан, 10 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар рэперы Альберт Нурминский Казанда беренче авторлык концертын куя. Бу - Казанда беренче татарча клуб концерты булачак. “Концерт 2 сәгатьлек программадан тора. Аннары бер сәгать вакытны аралашуга һәм сэлфиларга калдырдык”, - ди концертның директоры Альбина Бәширова.

Концертка кунак булып җырчы Айшә киләчәк. Рэпер янына эстрада җырчысы Айшәнең эпатажлыгы өчен сайланган.
Концерт программасы һәм җырчыларның костюмнары балаларның яше 12+ булуын истә тотып сайлана. Чөнки Альберт Нурминскийның төп тамашачысы – урта һәм өлкән класслардагы мәктәп укучылары, I һәм II курс студентлары.

“Безнең максатыбыз җыр тыңлату гына түгел, ә аралашу мөмкинлеге бирү. Уеннар уйнатабыз, призга – футболкалар, значоклар бар. Яшьләр өчен кызыклы булачак”, - ди Альбина Бәширова.

Концерт Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында 15 майда үтә. Башлана – 18.30 сәгатьтә.

Оештыручылар концертка 300ләп тамашачы килер, дип көтәләр.

  • Альберт Нурминский – популяр татар рэперы. Репертуары урам тормышы турында җырлардан тора. Тумышы белән Балтач районының Норма авылыннан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10