ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда ике автомобиль бәрелешеп, дүрт кеше зыян күргән

15 май 2018, 21:44 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Татарстанда ике автомобиль бәрелешеп, дүрт кеше зыян күргән Бүген иртән Әлмәт районында җитди юл һәлакәте булган.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстанда ике автомобиль «маңгайга-маңгай» бәрелешү аркасында дүрт кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Әлмәт районының Колшәрип авылы янында җитди юл һәлакәте булуы хакында хәбәр 112 бердәм номерына бүген 09.33 сәгатьтә килгән.

Урынга 7нче зона янгын-коткару отряды һәм 65нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл тоткан. Алар ике автомобильнең дә аккумуляторларын өзгән һәм һәлакәт булган урынны җентекләп тикшергән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Казан – Оренбург трассасының 241нче чакрымында «Рено Сандеро» һәм 12нче модель «Лада» автомобильләре «маңгайга-маңгай» бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, «Рено» автомобиленең ике пассажиры — 80 һәм 50 яшьлек хатын-кызлар җитди зыян күргән. Аларны авыр хәлдә Әлмәткә - «Татнефть» АҖ медсанчастенә китергәннәр.

«Рено»ның 24 яшьлек пассажиры һәм «Лада»ның 36 яшьлек шоферы исә җиңелчә тән җәрәхәтләре белән генә «котылган». Аларны шулай ук ашыгыч ярдәм машинасында «Татнефть» АҖ медсанчастенә озатканнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10