ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтияте Рамазан аена календарь әзерләде

15 май 2018, 16:59

Татарстан мөфтияте Рамазан аена календарь әзерләде Бүген кояш бату белән изге ай – Рамазан-шәриф ае башлана.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Татарстан мөфтияте Рамазан аена календарь әзерләде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген кояш бату белән изге ай – Рамазан-шәриф ае башлана. Шул уңайдан Диния нәзарәте Рамазан ае календаре әзерләде. Биредә сәхәр тәмамлану һәм авыз ачу, биш вакыт намаз вакытлары күрсәтелгән.

  • 16 май – Уразаның беренче көне. Ураза бәйрәме 15 июньдә узачак. Гает намазы авылларда - 3 сәгать 30 минутта, шәһәрләрдә сәгать 7 дә укылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10