ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Васил Гарифуллин татар журналистикасы кафедрасы юкка чыгуның куркынычы юк, дип саный

15 май 2018, 16:06 , Фото: Салават Камалетдинов

Васил Гарифуллин татар журналистикасы кафедрасы юкка чыгуның куркынычы юк, дип саный Хәзер без ике профиль алып барачакбыз: бу – эш арта дигән сүз, ди фәннәр докторы.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казан федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин "Татар журналистикасы кафедрасы"ның башка кафедралар белән берләшүенә карата үз фикерен белдерде.

КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе составындагы дүрт кафедраны берләштереп, ике зур кафедра төзеләчәге турындагы хәбәр апрель аенда чыкты. Аның нигезендә, “Татар журналистикасы кафедрасы" башка кафедралар белән берләшә, һәм бу атама кулланылмый башлаячак. 

  •  Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә түбәндәге журналистика кафедралары бар иде: "Татар журналистикасы", "Журналистика", "Электрон ММЧ теориясе һәм практикасы", "Телетапшырулар һәм телеҗитештерү". Моннан тыш мәктәптә җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм гамәли политология кафедрасы эшли.

"Кафедралар берләшү – профильләр кушыла дигән сүз түгел, оптимальләшү генә”, – диде Васил Гарифуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә. 

Кафедра мөдире сүзләренчә, бу кушылу эшне киметми, ә арттыра гына. “Әйтик, бер кафедра ике профиль алып бара, өч профиль алып баручылары да бар. Кайбер кафедра бишәр профиль буенча эш алып бара, кайберләре берне генә. Татар журналистикасы кафедрасы бер генә профиль буенча эш алып бара иде. Хәзер без ике профиль алып барачакбыз. Бу – эш арта дигән сүз. Студентлар әзерләүдә бернәрсә дә үзгәрми. Бу – ике бүлмәдә утырган укытучылар бер бүлмәгә берләшә дигән сүз. Шул гына. Программалар, укыту программалары үзгәрми, профильләр шул ук кала, яңалары да ачылачак әле. Монда бернинди дә куркыныч юк”, – диде Васил Гарифуллин.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10