ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Җәмгыять

Чаллыда мөселман балаларын сәүдә итәргә өйрәтәләр

15 май 2018, 19:00 , Фото: shahrichalli.ru

Чаллыда мөселман балаларын сәүдә итәргә өйрәтәләр Бәяләр алдан билгеләнгәнчә, 5 тән 50 сумга хәтле куелган, һәр баланың кибете үзенчәлекле формада ясалган иде.

(Чаллы, 15 май, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллының "Нур Ихлас" мәчете биләмәләрендә балалар өчен "Гараж сейл" дип аталган чара булып узды. Анда балалар сату-алу эшчәнлеге алып бардылар, җомга намазына жыелган кунакларга һәм калган катнашучыларга кулдан ясаган сабыннар, тәм-томнар һәм китаплар тәкъдим иттеләр, дип яза җирле басма.

Бәяләр алдан билгеләнгәнчә, 5 тән 50 сумга хәтле куелган, һәр баланың кибете үзенчәлекле формада ясалган иде.

"Гараж сейл" чарасы "Хәзинә" мөселман балалар клубы тарафыннан Чаллы шәһәрендә икенче кат уздырыла. Чара балаларны сату-алу эшчәнлегенә, ә соңыннан зәкәт чамасын чутлап чыгару һәм аны мохтаҗларга таратуны өйрәтү максаты белән булдырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10