ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чулманда хокук саклаучылар өч браконьерны тоткарлаган

15 май 2018, 16:30

Алексеевский районы кешесе һәм ике казанлы законсыз рәвештә ятьмә белән балык тоткан.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Чулманда хокук саклаучылар ятьмә белән балык тоткан өч браконьерны тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Березовая Грива авылы янында җирле балыкчыны тоткарлаган. Ир-ат саклана торган зонада ятьмә белән балык тоткан. Аңардан 47 балык һәм ятьмәсен алганнар.

Әлеге факт буенча “Законсыз рәвештә су биологик чыганакларын үзләштерү” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Чулманда ике Казан кешесен тоткарлаган. Ир-атлар кабартылган көймә һәм ятьмә ярдәмендә балык тоткан. Зыянны ачыклау өчен законсыз тотылган балык экспертизага озатылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10