ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Балтачта сөт комбинаты хезмәткәре таеп егылып, умыртка баганасын сындырган

15 май 2018, 18:02

Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян салуга китергән хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше кузгатылган

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Балтачта сөт комбинаты хезмәткәре эш вакытында җитди имгәнгән, дип хәбәр итә Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев.

Быел март аенда Балтачта сөт комбинатында 55 яшьлек хатын-кыз таеп китеп бетон идәнгә егылган. Ул сөт ташый торган цистернадан сөт пробасы ала торган булган. Нәтиҗәдә, аның умыртка баганасында ябык компрессион сыну килеп чыккан.

Комбинатта килеп чыккан бәхетсезлек очрагы турындагы акттан күренгәнчә, хезмәткәр махсус күн ботинкалар киеп эшләмәгән. Шулай ук, проба алына торган махсус мәйдан кардан, боздан һәм алдан түгелдән чималдан чистартылмаган булган.

Прокуратура таләбе буенча “Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян салуга китергән хезмәтне саклау кагыйдәләре бозылу турында”гы маддә буенча җинаять эше кузгатылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10