ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Пляж гандболы буенча Россия җыелмасы Казанга дөнья чемпионатына килә

15 май 2018, 18:27 , Фото: Ильнар Тухбатов

Пляж гандболы буенча Россия җыелмасы Казанга дөнья чемпионатына килә Татарстан башкаласында хатын-кызлар командасының башка җыелмалар белән иптәшләрчә матчлары планлаштырылган.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Пляж гандболы буенча Россия ир-атлар җыелма командасы Казанга дөнья чемпионатына 19 июльдә килә. Хатын-кызлар җыелма командасы исә Татарстан башкаласына өч көн алданрак киләчәк. Бу хакта Россия ир-атлар командасы остазы Владимир Полетаев әйтте.

Жирәбә салганнан соң, Россия ир-атлар җыелмасы бразилиялеләр, шведлылар һәм америкалылар белән төркемдә уйнаячагы билгеле булды. Россия җыелмасы кызлары плей-оффка чыгу өчен Бразилия, Таиланд һәм АКШ җыелмалары белән көрәшәчәк.

“Хатын-кызлар командасы, миңа билгеле булганча, Казанга 16 июльдә киләчәк – биредә алар күнекмәләр үткәрәчәк һәм 20 июльдә җыелмалар арасында иптәшләрчә матч үткәрәчәк. Ир-атлар җыелмасы Казанга 19 июльдә килә”, - дип белдерде Полетаев.

  • Пляж гандболы буенча дөнья чемпионаты Казанда 24 июльдән 29 июльгә кадәр узачак. Анда 16 ир-атлар һәм 16 хатын-кызлар командасы катнаша. Татарстан башкаласында алтын медальләр өчен 24 илдән 550ләп спортчы көч сынашачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10