ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Олеся Балтусова Шәриф Камал музеен җәйгә ачып өлгермәүләрен әйтте

15 май 2018, 18:07 , Фото: Гөлнар Гарифуллина

Олеся Балтусова Шәриф Камал музеен җәйгә ачып өлгермәүләрен әйтте Тукай музеенда исә, эчке бизәлеш эшләре бара.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда Островский урамындагы 15 нче йортта урнашкан Шәриф Камал музеенда реставрация бара. Аны быел җәйгә ачу күздә тотылмый. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова хәбәр итте.

“Җәйгә өлгертәсе килгән иде, әмма реставрация катлаулы процесс, эшләр әле төгәлләнмәде, экспозиция куелмаган. Шуңа күрә әлегә ачылыш белән сөендерә алмыйбыз. Уку елы башына булыр дип көтәбез”, - дип белдерде ул.

Балтусова анда Шәриф Камал мемориаль фатиры белән татар әдәбияты үзәге булачагын, “Әдәби ишегалды” кебек чаралар уздырылачагын әйтте.

Олеся Балтусова, шулай ук, Тукай музеенда төзекләндерү эшләре төгәлләнү алдында булуын билгеләп узды. “Тышкы эшләр тәмам, фасады әзер, эчке бизәлеш эшләре бара”, - диде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10