ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Васил Шәйхразиев Россиянең Франциядәге сәүдә вәкиле белән очрашты

15 май 2018, 19:32 , Фото: tatar-congress.org

Васил Шәйхразиев Россиянең Франциядәге сәүдә вәкиле белән очрашты “Безнең максат дөнья буйлап сибелгән татарларны берләштерү, туган телебезне саклау”, – диде Милли Шура рәисе.

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Франциядә. Васил Шәйхразиевның көн тәртибендәге беренче очрашуы Россия Федерациясенең Франциядәге сәүдә вәкиле Александр Туров белән булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Безнең максат дөнья буйлап сибелгән татарларны берләштерү, туган телебезне саклау”, – дип башлаган сүзен Милли Шура рәисе.

Шулай ук Васил Шәйхразиев 2017 елның августында уздырылган Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды, аның кысаларында яңа оешма — Милли шура төзелү һәм аның эшчәнлеге турында, Россиядә узган Президент сайлаулары, анда татарларның актив катнашулары турында да сөйләгән. “Россия субъектлары җитәкчеләре барысы да татар халкы турында бик яхшы фикердә” – дип ассызыклаган Милли шура рәисе.

Будапештта узган “Европа татарлары альянсы”ның 5 еллыгы турында да кыскача мәгълүмат бирде, мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае башлануы турында да онытмады, диелгән әлеге хәбәрдә.

Шулай ук Васил Шәйхразиев, милләтебезнең иң матур һәм көтеп алынган бәйрәмнәре турында да сөйләгән. 16-17 июнь көннәрендә Татарстан авыл-районнарында, 23 июньдә Казан шәһәрендә булачагын хәбәр итте. Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе, Федераль Сабантуйлар турында да мәгълүмат җиткергән.

Туров үз чыгышында татарларга карата бик тә хөрмәт белән каравы һәм Татарстан белән дуслыклары нык булулары турында сөйләгән. Татарстанның Франциядәге вәкиллеге эшчәнлеген дә югары бәяләгән.

Шулай ук Татарстан кунакларын сәүдә вәкиллегендә урнашкан Социалистик көнкүреш музее белән дә таныштырганнар.

Матур, эчтәлекле очрашу өчен Васил Шәйхразиев рәхмәтләрен әйтеп Александр Туровка истәлекле бүләк тапшырды, дип яза Конгрессның матбугат хезмәте.

Туров үз чиратында узган ел Марс кырында зурлап оештырылган гүзәл Сабантуй өчен рәхмәтләрен җиткергән. “Сез горур халык. Милләтегезнең мәдәниятен, тарихын, көнкүрешен саклау һәм үстерүдә зур эш башкарасыз”, - дигән Туров.

Очрашуда А. Туровның урынбасары Айнур Әхмәтшин, «Франция- Татарстан йорты» ассоциациясенең рәис урынбасары Әлфия Айзатова, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров катнашкан.

  • 2006-2009 елларда Александр Владимирович Туров Россиянең Словакиядәге сәүдә вәкиленең урынбасары, вәкил вазифасын башкаручы булып хезмәт куя. 2009 елда Россия Федерациясенең Чехия Республикасындагы сәүдә вәкиле итеп билгеләнә. Ә инде 2014 елдан башлап Россия Федерациясенең Франциядәге сәүдә вәкиле. Ул Россия Федерациясенең 1 класслы Дәүләт киңәшчесе. Хезмәтләре өчен, ул “Казанның 1000 еллыгы” медале белән дә бүләкләнгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10