ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан спортчылары катнаш көрәш буенча Россия чемпионаты призерлары булды

15 май 2018, 20:55 , Фото: с сайта Союза ММА России

Татарстан спортчылары катнаш көрәш буенча Россия чемпионаты призерлары булды Турнирда Әлмәт ММА федерациясе көрәшчеләре – ММА буенча Европа чемпионнары Шарапудин Магомедов һәм Арсен Даудгаджиев катнашты.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Дмитрий Киселев). Татарстан көрәшчеләре ММА-2018дә Россия чемпионаты призерлары булды. Чиләбедә 2018 елгы катнаш көрәш буенча Россия чемпионатына йомгак ясадылар.

  • Турнир 12-14 майда “Трактор” Боз аренасында узды һәм анда Россиянең 38 төбәгеннән 150 спортчы катнашты. Ярышлар 8 үлчәү категориясендә узды һәм ММА буенча Россия җыелмасы составына сайлап алу да булып торды.

Чемпионатның махсус кунагы UFC чемпионы Хәбиб Нурмагомедов булды.

Татарстанны турнирда Әлмәт ММА федерациясе көрәшчеләре – ММА буенча Европа чемпионнары Шарапудин Магомедов һәм Арсен Даудгаджиев тәкъдим итте.

Россия чемпионатында Шарапудин бронза, ә Арсен Даудгаджиев көмеш призер булдылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10