ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әгерҗе чаңгычылары ирешкән уңышлар республикада өченче урын белән бәяләнде

16 май 2018, 01:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗе чаңгычылары ирешкән уңышлар республикада өченче урын белән бәяләнде Казанда чаңгы ярышлары һәм биатлон Федерациясе чаңгы сезонын йомгаклауга багышланган еллык коллегия утырышы узды.

(Әгерҗе, 16 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Казанда чаңгы ярышлары һәм биатлон Федерациясе чаңгы сезонын йомгаклауга багышланган еллык коллегия утырышында Әгерҗенең иң көчле чаңгычылары һәм аларның тренерлары хөрмәтләнделәр, дип яза җирле басма.

Әгерҗенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2017-2018 елгы сезонда чаңгы ярышлары буенча ирешкән уңышлары өчен республиканың барлык район спорт мәктәпләре арасында өченче урынга лаек булды. Коллегиядә катнашкан тренерлар Евгений Яркеев, Геннадий Орехов, Эдуард Михайлов Кубок белән бүләкләнделәр.

Районның иң яхшы чаңгычысы – Бима мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, Татарстан, Удмуртия күләмендә бик күп ярышларда катнашып җиңүләр яулаган Богдан Павлов 2001-2002 елгылар арасында республиканың җыелма командасы составына кертелде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10