ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Чаллыда мөслимәләр өчен көн саен ифтар узачак

16 май 2018, 04:00 , Фото: shahrichalli.ru

Чаллыда мөслимәләр өчен көн саен ифтар узачак Чаллы мөслимәләре "Әбүзәр" мәчете кафесында ай буена яшүсмер кызлар һәм туташлар өчен авыз ачу мәҗлесләре уздырырга карар итте.

(Чаллы, 16 май, "Тттар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы "Хәләл-Үзәге"ндә шәһәр мөслимәләренең "Хәят" берлеге активы җыелышы узды. Ул башлыча Рамазан аена әзерлек мәсьәләсен тикшерде, дип яза җирле басма.

Чаллы мөслимәләре "Әбүзәр" мәчете кафесында ай буена яшүсмер кызлар һәм туташлар өчен авыз ачу мәҗлесләре уздырырга карар итте. Алар барышында яшь кызларны тормышка әзерләү буенча чаралар күреләчәк. Мәсәлән, ризык әзерләү, тегү, чигү һ.б. лар буенча мастер класслар үткәреләчәк. Һәр көнне шул рәвешчә 20-30 кызга ифтар оештыру ният ителә.

"Без кызлар белән эшлибез. Шундый ук эшнең мөселман егетләре белән дә алып барылуын теләр идек. Гомумән, мөселман яшьләре белән активрак эшләвебез кирәк. Мөселман яшләренең даими эшләүче Үзәген оештыра алсак бу тагын да яхшырак булыр иде,"- диде җыелышта "Хәят" берлеге җитәкчесе Римма ханым Исхакова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10