ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Адвокат “Зимняя вишня” сәүдә үзәген сүтүне туктату турында сөйләгән

16 май 2018, 09:19

Тикшерү фикеренчә, бинаны сүтәргә ярамый, чөнки ул бина дәлил булып тора.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Кемеровода тикшерүчеләр янган “Зимняя вишня” сәүдә үзәген сүтүне туктаттылар. Бу хакта зыян күрүчеләр һәм арендаторлар мәнфәгатен яклаучы адвокат Дмитрий Малинин җиткерде, дип хәбәр итә РБК.

Әңгәмәдәш “Зимняя вишня” сәүдә үзәгенә тоташкан бер бинасын сүтә башлауны дөрес түгел дип санавын, чөнки бина тикшерү раслаганча, җинаять эшендә дәлил булып торуын әйткән.

“Зимняя вишня” сәүдә үзәгенә арендаторлар һәм адвокат ярдәмчесе белән бергә полицейскийлар килгәч, сүтү туктатылды, дип өстәгән Малинин.

Ул сүтү тәкъдимен кертүчене ачыклау өчен полициягә һәм прокуратурага гариза бирергә вәгъдә иткән.

Адвокат фикеренчә, янган “Зимняя вишня” сәүдә үзәген сүтәргә рөхсәтне Кемерово өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Цивилев биргән. Ул бу урында хәтер скверы торгызырга вәгъдә иткән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10