ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Удмуртиядә снарядлар шартлау аркасында Татарстан янгын сүндерүчеләре әзерлек хәлендә тора

16 май 2018, 17:00

Удмуртиядә элеккеге складларда сугыш кирәк-яраклары шартлый.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Удмуртиядә снарядлар шартлау аркасында Татарстанның янгын сүндерүчеләре әзер тора. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алдан “Татар-информ” белдергәнчә, республиканың Малопургинск районы Пугачево авылында элеккеге хәрби складларда шартлау турында ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерына 14.04 сәгатьтә хәбәр ителгән.

Гадәттән тыш хәл урынына Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча 101нче янгын сүндерү-коткару часте килгән.

Хәзергә Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга янгын сүндерү пунктлары әзерлектә тора.

Элеккеге хәрби складларның ябык территориясендә шартлау тавышлары яңгырый һәм  үлән яна. Пугачево авылында яшәүчеләрне эвакуациялиләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10