ҺАВА ТОРЫШЫ +28 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Питрәчтә өченче тапкыр Бөтенроссия "Скорлупино" фестивале үткәрелә
Татарстан Президенты Мәскәүдә "Шәһәр мохите" иҗтимагый советы утырышын уздыра
Азнакайда елның иң уңган киленен сайлаганнар
Казанда Елизавета Романованың тормыш юлына багышланган фильм премьерасы була
Татарстанның илкүләм олимпиадаларда җиңүчеләр әзерләгән 91 педагогы грантка ия булды

Авыл

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар электрон ветеринария документларын тутырудан азат ителергә мөмкин

16 май 2018, 19:17 , Фото: Гөлнар Гарифуллина

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар электрон ветеринария документларын тутырудан азат ителергә мөмкин “Меркурий” системасының нечкәлекләрен аңлату өчен эшче төркем булдыру тәкъдим ителде.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сөт җитештерүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларны электрон ветеринария документларын тутырудан вакытлыча азат итүне тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында белдерде. Биредә “Меркурий” федераль дәүләт мәгълүмати системасы аша электрон ветеринария сертификациясе системасын гамәлгә кертү турында фикер алыштылар.

Утырышта катнашучылар арасында “Меркурий” системасыннан канәгать булмаучылар да бар иде. Балык Бистәсе районы “Олы Елга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Минзөфәр Исмәгыйлев “Меркурий” системасының аңлаешсыз булуын әйтте. “Бүген без кооперативта 19 тонна сөт җыябыз, шуның 5сен үзебез эшкәртәбез. Безне иң куркытканы - “Меркурий”. 1 июльдән керүче бу система бөтен авыл халкының сыерларын чалдыруга сәбәп булмасмы икән? Һәр көнне 1 чиләк сөткә экспертиза уздырып, 400 сумга якын акча түли башласа, бу кеше 1 чиләк сөтен сатудан файда аламы-юкмы? 4-5 тонна сөтне эшкәртеп, шәһәргә китереп кибетләргә таратабыз. Һәр төр продукцияне аерым язып кибетләргә таратканчы шактый вакыт узачак. Хәзер “Меркурий”да эшләү өчен кимендә ике кешене эшкә алырга кирәк. Ялган фальсификатлар эшләп, юридик адресын күрсәтмичә эшләүчеләр элеккечә эшли бирирме? Бөтен дөньяны “тар-мар” иткәнче адреслы гына тикшереп булмасмы икән аны? Бу “Меркурий” безнең өчен бер дә аңлашылмый”, - дип белдерде ул.

Шәхси кибетләр челтәре хуҗасы – Саба вәкиле дә “Меркурий” буенча һәр төр продукция буенча документларны тутыруга яртышар сәгать вакыт сарыф иткәнен әйтте. “Без “Меркурий” программасына каршы түгел, ветеринария белешмәсе артыннан йөрисе булмый. Әмма вак сәүдә булганда, безнең 40 кибетнең онлайн системасы юк, система без китергәнне күрмәячәк. Безнең өчен кыенлыклар бар, 1нче июльдән эш туктап калмасын өчен, безгә нечкәлекләрен аңлатсыннар иде”, - диде.

Алмаз Хисаметдинов сүзләреннән аңлашылганча, сөт тапшыручы шәхси ярдәмче хуҗалыклар электрон ветеринария документларын үзләре тутырудан азат ителергә мөмкин. “Хәзер ветеринария хезмәте элек кәгазьдә булган барлык ветеринария сертификатларын әзерләп бирә ала. Әмма, 1 июльдән сертификация узарга тиешле продукцияләр исемлеге киңәю белән бәйле рәвештә, безне терлек чималын җитештерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче хуҗалык субъектлары, аеруча сөтчелек тармагы объектлары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм сөт комбинатлары эше борчуга сала”, - диде Алмаз Хисамединов. Ул, закон буенча, 2018 елның 1 июленнән шәхси ярдәмче хуҗалыкларның сөткә ветеринария документларын мөстәкыйль әзерләргә тиешлеген билгеләп узды. “Практикада моны башкарып чыгып булмый, чөнки сыер тотучы һәркемнең электрон җайланмалар белән эшләү өчен күнекмәсе, техник мөмкинлеге юк. Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән, без шәхси ярдәмче хуҗалыкларга сөткә электрон ветеринария сертификатлары әзерләү белән шөгыльләнмәүне вакытлыча рөхсәт бирергә әзер. Бу очракта эш сөт җыючыларга йөкләнә”, - диде идарә җитәкчесе. Алмаз Хисаметдинов депутатларга шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен электрон ветеринария документларын әзерләү тәртибен яңадан карау буенча закон чыгару инициативасы белән чыгуны тәкъдим итте.

Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов, һәр авылда шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен документларны тутыру өчен җаваплы берәр кеше табаргадыр, дигән тәкъдим белән чыкты.

Депутат Рәис Сөләйманов элек тә барлык предприятиеләрнең үз продукциясенә документ әзерләгәнен, “Меркурий” кертелгәнгә карап, берни үзгәрмәвен, бары тик электрон вариантта булачагын билгеләп узды. “Сөт сатып алучы, шулай ук, тыныч кына эшли ала. Бу система җитештерүгә зыян китерми. Ул сөт җитештерүче турында мәгълүматны кулланучыга җиткерергә ярдәм итә”, - диде.

Депутат Рафаэль Юнысов фикеренчә, бу сорау гади түгел. “Җитештерүчене дә, ветеринария хезмәтен дә аңлап була. Системаның техник нечкәлекләрен аңлата торган эшче төркем кирәк”, - диде.

Комитет рәисе Таһир Һадиев бу мәсьәлә буенча фикер алышуларны җөпләп: “Бәлки, бүген бу авыррак кабул ителәдер. Системаның уңай яклары булган кебек, кимчелекләре дә бардыр. Мин эшче төркем булдыру тәкъдиме белән килешәм”, - дип белдерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10